Кыскасы – афәрин!
Кадет мәктәп-интернатында тәрбияләнүчеләр, Ватанны саклаучылар көненә багышланган спортның хәрби-кулланма һәм техник төрләре буенча республика ярышында катнаштылар, ул Казанның милли тикшеренү технология университеты базасында узды. Ату буенча ярышта шәхси зачетта Алексей Теньковский бронза призер булды. Сугышчан коралны сүтеп-җыю буенча да ул, икенче урынны Рим Хәсәншинга оттырып, 3нче урынга чыкты. Виктор Михайлов...
Кадет мәктәп-интернатында тәрбияләнүчеләр, Ватанны саклаучылар көненә багышланган спортның хәрби-кулланма һәм техник төрләре буенча республика ярышында катнаштылар, ул Казанның милли тикшеренү технология университеты базасында узды.
Ату буенча ярышта шәхси зачетта Алексей Теньковский бронза призер булды. Сугышчан коралны сүтеп-җыю буенча да ул, икенче урынны Рим Хәсәншинга оттырып, 3нче урынга чыкты. Виктор Михайлов химик средстволардан саклану битлеген кию ярышында 2нче урынны алды. Гомумкоманда зачетында: аркылы борыста күтәрелү, кече калибрлы винтовкадан ату, химик средстволардан саклану битлеген кию буенча ярышларда - 2нче урын; сугышчан коралны сүтеп-җыюда - 1нче урын.
Нәтиҗәдә безнең кадетлар гомумкоманда буенча 2нче урынга чыктылар. Алар призлар һәм бүләкләр алдылар, команда җитәкчесе Анатолий Меньшов һәм мәктәп администрациясе актив катнашканнары, команданың югары хәрби-спорт әзерлеге өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев