Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кисәтергә һәм саклап калырга

Тәтеш районының хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара координацион комиссия уты­рышында социаль алдакчылык очракларын анализлау, аны профилактикалау мәсьәләләрен ­тик­шерделәр.

(Тәтеш, 12 декабрь, "Тәтеш таңнары). Хокук саклау органнары мәгълүматлары буенча, районда яшәүчеләргә алдакчылар китергән тулаем матди зыян 2019 ел эчендә генә дә 925 мең сумга якын тәшкил итә. Билгесез затлар тарафыннан алдануга дучар булган гражданнарның күпчелеге Тәтештә яши – шәһәр оешмалары һәм учреждениеләре арасында 21 кеше. Алдакчылык күренешләре кредитлар, банк карталары рәсмиләштерү белән бәйле. 

Район кешеләрен алдакчылык гамәле турында участок полицейскийлары тарафыннан, шулай ук район гәҗите битләрендә даими кисәтеп торуга карамастан, “кәкре каенга терәлеп калучыларның” исәбе барыбер артып тора.

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов комиссия әгъзаларының игътибарын аңлату, кисәтү эшләрен күбрәк алып бару кирәклегенә басым ясап, тиешле күрсәтмәләр бирде. “Районда яшәүчеләрне кисәтү һәм аларны ялгышудан саклап калу өчен, алдакчылыкның барлык очракларын һәркем төшенерлек итеп җиткерү зарур”, – диде Рәмис Хатыйп улы.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев