Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Китап – белем чишмәсе

    Олы Тормы балалары китапханәгә кайт­кан вакытлы матбугат белән танышты.

    Алар китапханәче апалары Лилия Гафиятуллина белән бергәләп авыл үзәгендә урнашкан стадионга җыелып, төсле рәсемле журналларга күзәтү ясадылар, андагы табышмакларга җаваплар әйтте­ләр, шигырьләр һәм әкиятләр укыдылар.
    "Мәктәп укучылары да, балалар бакчасына йөрүчеләр дә укырга яраталар. Авыл кешеләренең, әлбәттә, җәен буш вакытлары аз. Шулай да матур әдәбият алырга килүчеләр бөтенләй дә юк дип әйтеп булмый", - диде китапханәче.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: