Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • «Китап» радиосы Татарстан һәм Башкортстан районнары буйлап авточабышын башлады

    Ул 28 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

    (Тәтеш, 25 октябрь, “Тәтеш таңнары”). Бүген Казанның 1 Май мәйданыннан «Китап» милли радиосының Татарстан һәм Башкортстан районнары буйлап «Мин матурлык эзләп йөрим…» дип исемләнгән авточабышы башланды. Ул 28 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

    Чара барышында Татарстанның Мамадыш, Алабуга, Минзәлә, Актаныш, Азнакай, Әлмәт районнары, Чаллыда, Башкортстанның кайбер районнарында булу күздә тотыла.

    «Китап» радиосы атрибутикасы белән бизәкләнгән яшел автобус билгеләнгән районнар буйлап узачак. Чарада катнашучылар 20-30 минутлык чыгышлар ясаячак. 

    «Мин матурлык эзләп йөрим…» дип исемләнгән авточабышның максаты: татар әдәбиятын, традицион музыкаль сәнгатен популярлаштыру, Татарстан һәм Башкортостан арасында дуслык җепләрен ныгыту, башкорт һәм татар халыклары арасындагы меңьеллык милли-мәдәни уртаклыкларны ассызыклау, милләтебезнең әдәби-мәдәни кыйммәтләрен пропагандалаучы «Китап» радиосын популярлаштыру.

    «Гасырлар буена бергә дус булып яшәгән күршеләр — башкорт һәм татар мәдәниятенең никадәр якын булуын, тыңлаган җырларыбыз, сөйләгән шигырьләребезнең никадәр уртак булуын күрсәтергә телибез. Без бер үк җырларны тыңлап, бер үк шагыйрьләр, язучылар иҗатында тәрбияләнгән кешеләр», — диде «Китап» радиосының баш мөхәррире, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте җитәкчесенең радиотапшырулар буенча урынбасары Алмаз Миргаязов.

     Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/culture/25-10-2021/kitap-radiosy-kazan-ufa-kazan-avtochabyshyn-bashlady-5841769

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: