Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әкияттә – кунакта

Халыкка социаль хезмәт күрсәтүче "Тәтеш балкышы" үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә "Әкият - ялган, ә аңарда - гыйб­рәт" дигән коррекцион дәрес узды.

Анда кече яшьтәге мәктәп балалары һәм аларның ата-аналары - социаль хезмәт алучылар катнашты. Чараның максаты - авыр хәлдә калганда үзләрен ничек тотарга кирәклегенә өйрәтү. Әкият геройлары мисалында балалар хәлнең төрлечә була алуын аңларга һәм дөрес нәтиҗәләр ясарга өйрәнделәр. Әкияткә "чумып", алар имин тәртип темасына үз фантазияләрен кулландылар һәм сюжет уйлап чыгардылар. Балаларга өйгә эш бирелде: үзләре уйлап чыгарган әкиятнең рәсемен ясарга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X