Көнчыгыш календаре буенча 2022 ел – Юлбарыс елы
Аны каршылар өчен берничә киңәшне белү кирәк.
(Тәтеш, 31 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Аны каршылар өчен берничә киңәшне белү кирәк.
Өйне зәңгәрсу, ак, сары, кызгылт-сары төсле уенчыклар, шарлар белән бизәсәгез, өегезгә хуш исле урман гүзәле бизәп куйсагыз бик күркәм булачак.
Яңа елны табигый тукымалардан тегелгән, зәңгәр, кара, соры, соргылт, ак, кызгылт-сары төсләрдәге киемнәр киеп каршыласагыз Юлбарыс күңеленә хуш килер. Ә инде тулысынча бәхетле булыйм дисәгез, яңа өс киеме сатып алыгыз. Хәтта носки яисә алка булса да ярый. Ялтыр-йолтыр килеп торган бизәнгечләрне курыкмыйча тагыгыз. Юлбарыс аларны бик ярата.
Табынга терлек итеннән әзерләнгән сый Юлбарысның күңелен яулар. Юлбарыс – көчле, ләкин сиздерми генә якыная торган җәнлек. Шуңа күрә 2022 елда кинәт килгән үзгәрешләргә әзер булыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев