Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • “Колос” югарыга үрли

    Жуково җирлегендә яшәүчеләр тормышларыннан бик тә канәгатьләр.

    Эш бар, яңа клубта балалар, яшьләр һәм өлкәннәр өчен чаралар уздырыла, медицина хезмәткәре аларның сәламәтлеге хакында кайгырта, авыл урамнары яктыртыла һәм чистартылган. Килеп туган көнкүреш проблема­лары җирле хакимият тарафыннан тиз арада хәл ителә. Территорияне төзекләндерүгә "Колос" агрофирмасы җитәкчеле­ге зур булышлык күрсәтә. Җирле аграрачыларның игенчелектәге, шулай ук терлекчелектәге уңышлары һәркемнең күз алдында. 2015 елда хуҗалыкның рентабельлелеге 12 процент тәшкил иткән. Биредә район һәм рес­публиканың иң яхшы чөгендер үстерүчеләре эшлиләр. "Эше авыр, әмма татлы", дип бик дөрес әйтте хуҗалык җитәкчесе Әсфан Йосыпов. Терлекчелек абзарларын үзгәртеп коруга зур тырышлык һәм шактый средство тотылган. Моны нәтиҗәләр дә аклый. Ел йомгаклары буенча бер сыердан савылган сөт 4942 килограмм тәшкил итә. Механизаторлар һәм терлекчеләр намус белән эшлиләр, чөнки хезмәтләренең лаеклы бәяләнәчәген беләләр. "Колос"ның акча кереме отчет елында 200 миллион сумга җиткән, ә хуҗалык буенча уртача эш хакы 25 мең сумнан артык тәшкил итә.
    "Халык өчен яшибез" - бу агрофирма җитәкчелегенең шигаре, биредә хәйрия максатларына елына 831 мең сум тотылган. "Колос"та эшләүчеләр, шулай ук авылның киләчәк үсеше өчен дә сөенергә мөмкин: агымдагы елда Жуковода ветпункт, Иоковода медпункт салачак­лар. Азрак түзсәләр, Кызыл Тарханда һәм башка авылларда яшәүчеләр дә юллы булырлар. Җыенның иң күңелле мизгеле - 2015 елдагы эшләр өчен бүләкләр тапшыру. Эш белән тәэмин итүчеләрнең юмартлыгын "Колос" алдынгылары гына түгел, ә җыенда катнашкан һәркем бәяләде. Механизаторларга, терлекчеләргә, белгечләргә суыткычлар, кер юу машиналары, мик­родулкынлы мичләр һәм башка көнкүреш техникасы, урын-җир әйберләре һәм шуңа ошаш бүләкләр тапшырулары беренче ел гына түгел.
    "Колос"ның 52 эшчәне якташларының көчле алкыш­лары астында үзләренә әйтелгән рәхмәт сүзләрен ишеттеләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: