Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Контракт буенча хезмәт итү – җитди ир-егетләр эше

    Тәтеш районы хәрби ­комиссары Фәнис Гарифуллин белән без РФ Кораллы көчләре сос­тавында алдан килешү (контракт) нигезендә хәрби хезмәт узу шартлары турында әңгәмә кордык.

    (Тәтеш, 1 июль, “Тәтеш таңнары”). 

    – Контракт буенча хезмәт итүнең күп өстенлекләре бар. Фәнис Әлфәтович, контракт буенча хәрби хезмәткә барырга теләүчеләргә дәүләттән нинди матди кызыксындыру каралган? 
    – Контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләргә килешү төзелгәннән соң, бер тапкыр 200 мең сум акча бирелә. Хезмәт барышында тәүлегенә 53 доллар (РФ Үзәк Банкы курсы буенча) һәм хәрби исеменә карап, биләгән хезмәт вазифасы нигезендә икеләтә оклад билгеләнә. Актив хәрәкәтләрдә катнашкан өчен бер көнгә 8 мең сум өстәмә акча түләнә. Нәтиҗәле хезмәт иткән өчен дә түләүләр бар. Мәсәлән, контрактчы очкычны, танкны юк иткән өчен – 300 мең сум, вертолет өчен – 200 мең сум, пилотсыз оча торган аппарат һәм башка хәрби машиналар өчен 50 мең сум алачак. Ә инде аеруча аерылып торган хәрбиләргә акчалата түләү 100 мең сумга кадәр җитә. Социаль хәрби операция вакытында Татарстанда исемле батальоннар булдырыла. ТР Президенты тарафыннан батальоннардагы хәрбиләргә социаль ярдәм сыйфатында 260 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү билгеләнгән. Күргәнебезчә, контракт буенча хезмәт итү шактый дәрәҗәдә ­кызыксындырылган.

    – Сездән социаль пакет – контракт буенча хезмәт  итәргә теләүчеләр өчен мөһим аспект хакында ишетергә теләр идек. 
     – РФның контракт буенча хезмәт итү­челәре өчен социаль ярдәм чаралары күп каралган. Беренче чиратта, аларның пенсиясенә 32 процент өстәләчәк. Айга бер тапкыр акчалата түләү каралган. Торак-төзелеш, гараж кооперативларына кергәндә һәм җир кишәрлекләре алганда өстенлек биреләчәк. Торак өчен түләгәндә 50 процент компенсация, медицина ярдәме күрсәткәндә ташлама, югары уку йортларына укырга кергәндә өстенлекләр (квота буенча), эш бирүче хисабына уку, чираттагы отпускны үзеңә уңайлы вакытта алу, бер елга 35 көнгә кадәр хезмәт хакы сакланмау шартларында ял итү, барлык төр транспортка билетны чиратсыз сатып алу, фатирга телефонны беренче чират буенча тоташтыру, элемтә, мәдәният һәм физкультура-спорт оешмаларында төрле хезмәтләрдән файдалану өстенлекләре каралган.  

    – Хәрби хәрәкәтләрдә катна­шучыларның балаларына ташламалар каралганмы? 
    – Әйе, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның, яралану­чы­ларның яисә һәлак булучы­ларның да балаларына ташламалар бар. Мәсәлән, югары уку йортларына кергәндә махсус квота буенча 10 процентлы ташлама бирелә (керү имтиханнары нигезендә, имтиханнарсыз). Алар шулай ук кайбер хәрби училищеларга да имтихан тапшырмыйча гына керә алачак.

    – Бәхетсезлек очрагы булганда аларга нинди ярдәм күрсәтелә?
    – Әгәр шундый хәл килеп чыкса, 3 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча тиешле. Авыр яраланучыга иминият тәэмин ителеше буенча – 296 846,40 сум, җиңелчә яраланучыга 74 211,60 сум бирелә. Моннан тыш, ай саен акчалата компенсация каралган. Инвалидларга ай саен компенсация бирелергә тиеш (I группага – 20 779,26 сум, II – 10  389,62 сум, III – 4155,85 сум).   

    – Контракт буенча кемнәр хезмәт итә ала? 
    – Контракт килешүен сәла­мәтлек торышы буенча яраклы, иректән мәхрүм итү урыннарында җинаять җәзасы үтәмәгән 18дән алып 50 яшькә кадәрге тәтешлеләр төзи ала. Килешүнең иң аз вакыты – 1 ел. 
    Тулырак мәгълүматны Тәтеш районы хәрби комиссариатына 2-50-46 номеры буенча шалтыратып белергә мөмкин.  Адресы: Тәтеш, Свердлов урамы, 67нче йорт.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: