Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Коррупцияне юкка чыгару

    Коррупциягә каршы хәрәкәтнең координация эше буенча район комиссиясе утырышы булды.

    Үзәк район хастаханәсе баш табибы Ринат Салаватуллин комиссия әгъзаларын әлеге яман күренешне профилактикалау буенча үзәк район хас­таханәсе җитәкчелеге эше турында белдерде.
    Даими рәвештә киңәшмә­ләр уздырыла, хастаханәгә килүчеләр өчен түләүле һәм бушлай хезмәтләр хакында стендлар ясап куелган, анкета тутыру үткәрелә, "кайнар линия" телефоны турында мәгълүматлар бар.
    Гражданнар мөрәҗәгатьләре - алга таба чаралар күрү белән табиблар киңәшмәсендә сөйләшү үткәрү. Комиссия рәисе Рәмис Сафиуллов табиблар кабул итүгә электрон язу кертүне, хезмәтнең күбрәк нәтиҗәлелеге өчен, баш табибка палаталарны йөреп чыгуны тәкъдим итте. Кирәк чакта коллектив җыелышына прокуратура һәм эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен чакыру зарур. "Өстәвенә, - дип билгеләп үтте ул, - сыйфатлы җиһазлар белән медицина хезмәте күрсәтү дәрәҗәсе дә югарырак булырга тиеш, ә табиб һөнәре - хөрмәткә ия".
    Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы начальнигы Артем Абрамов җир канунын башкару һәм хуҗасыз милек объектларын рәсмиләштерү турында сөйләде. Милек һәм җирне рәс­миләштерү буенча барлык килешүләр ачык һәм аңлаешлы. Җирнең дәүләт теркәве электрон төрдә башкарыла (бу яктан - тәтешлеләр рес­публикада алдынгылар исәбендә).
    Әлеге мәсьәләне тикшергән вакытта Рәмис Сафиуллов җиргә аренда түләве өчен бурычның зурлыгына (5 миллион сумнан күбрәк) һәм квартал саен була торган мониторинг кирәклегенә игътибар итте. Хакимият шәһәр эчендәге берничәшәр елдан бирле кулланылмаган һәм чүп үләне баскан буш җирләргә игътибарны юнәлтте. Төзелеш өчен сатып алынган кишәрлекләр билгеләнгән буенча файдаланылырга тиеш.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: