Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Кош гриппы таралуга юл куймаска кирәк

    Кош гриппы – ул кошларның ашкайнату, сулыш органнарын зарарлый торган һәм күп үлем китереп чыгаручы вируслы чир.

    – РФның күпчелек өлкәләрендә кош гриппы очкыннары теркәлүе тагын да катлаулана бара, бу киек кошларның көзен очып китүләре һәм кошларның синантроп хәле белән бәйле,– дип кисәтә тәтешлеләрне ТР Россельхознадзор территориаль идарәсенең чик буе ветеринария контроле бүлеге дәүләт инспекторы Гөлнара Арсланова. 
    Вирус авыл хуҗалыгы, кыргый һәм торакларда яшәүче кошларны зарарлый. Чир йоктыру миз­геленнән башлап авы­руның ачык клиник бил­геләре күренгәнчегә кадәр бер көннән алып җиде көнгә кадәр вакыт уза. Чир һава-тамчы юлы, азык һәм йомырка аркылы күчә. Вирус кулланылучы әйберләр, җиһазлар, савытлар, кош түшкәләре, йомырка, каурый, тизәк аркылы да йогарга мөмкин.
    Белгечләр кошларда авыруның беренче билгеләре барлыкка килгәндә ветеринария табибын чакыртырга киңәш итә, ул кошларны карап, зарурилык булганда түшкәләрне ачып, махсус ветеринария лабораторияләрендә төгәл диагноз кую өчен материалларын алачак. Дәвалау үткәрелми. Авыру кошны юк итәләр. 
    Безнең район тер­риториясендә мәкерле чир таралуга юл куймас өчен, район дәүләт ветеринария берләшмәсе белгечләре аны профилактикалау буенча таләпләрне катгый үтәргә киңәш итә: кошларны яшәү урыннарындагы ачык һавада, табигый сулыкларда йөртмәскә; урамга чыгару һәм ашату урыннарын койма белән җиһазландырырга; йорт һәм кыргый кошлар үлгән һәр очрак турында дәүләт хезмәтенә мәгълүмат бирергә; кош рационына минераль-витаминлы өстәмәләр кертергә; бүлмәләрдәге чисталыкны сакларга,  дезинфекция үткәрергә; аяк киемнәрен зарарсызландыру өчен юдыру яки дезинфекцияләү келәмнәре рәвешендәге җайланмалар булдырырга; аерым  билгеләнгән урында яндырырга яки биотермик зарарсызландырырга; кимерүчеләргә каршы көрәш алып барырга; кош итләрен пешереп һәм кыздырып кулланырга; чи йомырка ашамаска; балаларга зәгыйфьләнгән кыргый кошларны кулларына алуны һәм өйгә алып кайтуны тыярга; билгесез сәүдә урыннарыннан тере кошлар һәм кош итеннән ясалган азык-төлекне ветеринария-санитария документлары булмаганда сатып алмаска.
    Ветеринария белгеч­ләре искә төшерә: хайваннар карантины яки башка ветеринария-санитария кагыйдәләрен бозу, хайваннарның кинәт үлүе яки бер үк вакытта массакүләм авырулары турында белешмәләрне яшерү административ ­хокук бозу булып тора һәм штраф салуга җәлеп итә.
    –     Хөрмәтле тәтешлеләр, районның эпизоотик иминлеге сезнең игътибарлы булуыгызга һәм аңлап эш йөртүегезгә бәйле, әлеге тәкъдимнәрне үтәсәгез иде, – дип мө­рәҗәгать итә район халкына Тәтеш районы ветеринария берләшмәсе начальнигы Рәмис Гарипов. – Авыру билгеләре ачык­ланган очракта, бу хакта безнең дәүләт ветеринария берләшмәсенә түбәндәге адрес буенча хәбәр итегез: Тәтеш, Ветшәһәрчек урамы, 11а  яки 8(84373)2-87-74 телефоны буенча.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: