Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Кошки-Новотимбаевода гражданнар җыены булды

    Кошки-Новотимбаево авылын яңарту башлангычына нигез салган район җитәкчеләренә "Рәхмәт" әйтерлек бар.

    Бөек чуаш мәгърифәтчесе Иван Яковлевның туган җирендә аны хөрмәт итүчеләрне каршыларга мөмкинлек биргән асфальт юл беренче адым була. Авылның танылган кешеләре истәлегенә мемориаль такталар, кәшәнә, музей... 17 бала гына укыса да, мәктәпне саклап калганнар. Чөнки чуаш балалары өчен мәктәп ачу белән шөгыльләнгән шәхеснең туган җирендә аңардан башка мөмкин түгел. Шулай да халыкның агымын туктатып булмаган: картлар үләләр, ә яшьләр авылны ташлау­ларын дәвам итәләр. Кемдер аны әле юллар юк чакта калдырган, ә икенчеләр исә борылып та карамыйча асфальт юлдан китеп бара.

    Бүген 17 укучыга 12 укытучы белем бирә, аерым укыту бара дип әйтергә мөмкин. Һәр балага тотылган чыгым уртача республика күләменнән югары, чөнки укучылар аз. Авылда балалар аз булган саен, төзекләндерүгә акча тотылуга карамастан, аның иртәгәгесе дә томанлы. Ә бит мондый тарихи җирлекнең киләчәге булырга тиеш. Демография проблемасы авыл халкын да, шуннан чыккан, аны яңарту белән шөгыльләнүче кешеләрне дә, район җитәкчелеген дә борчый. Узган атнада булып узган халык җыенында әлеге тема иң мөһиме булгандыр, мөгаен.

    Кошки-Новотимбаево җирлегенә кергән 7 авылда бүгенге көндә барлыгы 187 йорт булып, аларда 399 кеше яши. Шуңа да карамастан, "Агросоюз" ҖЧҖ җитәкчесе Сергей Полянский әйтеп үткәнчә, авыл хуҗалыгы предприятиесендә Кошки-Новотимбаево авылыннан бер кеше дә эшләми, күптән түгел икесе кырчылыкта эшләргә теләк белдергән, ә бит эш бар. Авыл хуҗалыгы предприятиесеннән башка сала яши алмый.

    "Җирлекнең киләчәк үсе­ше өчен борчылам, - диде, авыл халкын тыңлаганнан соң, район башлыгы Рәмис Сафиуллов. - Ремонт, төзелеш мәсьәләләрен хәл итәргә мөмкин, әмма киләчәк - балалар, яшьләр. Авылда проблемалар күп, өйрәнербез һәм хәл итү юлларын табарбыз".

    Шунда ук эш итү планнары да әйтелде. Иң урынлы һәм дөрес киңәш - үзара салым буенча 15 мартта булачак референдумда катнашу. Респуб­лика бюджеты ярдәме белән җирлекнең күп кенә яшәеш проблемаларын хәл итәргә мөмкин.

    "Колос" һәм "Агросоюз"ның уртак көче белән авыл мәдәният йортына косметик ремонт ясарга, ә язын, бина ишелмәсен өчен, нигез тирәсен бетонларга дигән эш йөкләде район башлыгы.
    Дөньяга бик күп бөек кешеләр биргән борынгы Кошки җирендә бүген булачак күренеклеләр шытым бирә. Билгеләп үтелгәнчә, мәсәлән, мәктәп укучылары спорт белән нәтиҗәле шөгыльләнәләр, һәм кем белгән, бәлки алар бүген үзләренең спорт биеклекләренә беренче адымнарын ясый торганнардыр. Бары тик аларны вакытында күрә белергә һәм шул кыен юлда ярдәм итәргә генә кирәк. Әлеге матур җирдә тулы канлы тормышны уртак тырышлык белән саклап кала алырбыз, дип ышаныйк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: