Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • “Конверттагы” хезмәт хакы

    Эш хакы югары булган саен пенсия дә, әгәр эш бирүче иминият взносларын тиешенчә күчереп барса, югары була.

    Әмма аның салым салу күләмнәрен законсыз киметкән, мәсәлән, эш хакын тулысынча (яки өлешчә) "конвертта" түләгән, очраклары да була.
    Рәсми рәвештә түләнмәгән хезмәт хакы пенсия билгеләнгәндә исәпкә алынмый. Менә шуңа да "ак эш хакы" алу мөһим.

    Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге "Конверттагы хезмәт хакы" ышаныч телефоны ачты. Әгәр эш бирүче сезнең пенсиягә хокукыгызны боза икән, сез ярдәм сорап Казандагы 8 (843)279-24-40 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.

    Гражданнарның актив катнашында гына намуссыз эш бирүчеләрнең гамәлләренә чик куярга мөмкин.

    "Конверттагы" хезмәт хакы фактлары буенча Россия Пенсия фондының Тәтеш районы Идарәсенә дә 2-57-65 телефоны буенча хәбәр итүегезне сорыйбыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: