Күрше хакы – тәңре хакы
603
0
0
Заманалар үзгәрде, ян-яктагы күршеләр белән аралашулар, кич утырулар, хәл-әхвәл белешүләр дә елдан-ел юкка чыга бара.
Күршеңнән гади генә рәшәткә бүлеп торганда ярый әле ул, чөнки ерактан булса да кул болгап бер-береңә сәлам бирәсең, исән-имин булуына сөенеп куясың. Ә инде биек койма белән уратып алынган ташпулаттай биек купшы өйләрдә гомер итүчеләр моның нәрсә икәнлеген бөтенләй аңламыйдыр, мөгаен. Заманча капка кнопка белән ачыла һәм алар серле рәвештә шунда кереп югалалар да, ничәшәр метр биеклектәге коймалар артында нинди хәлләр майтарылуын беркем дә күрми дә, кызыксынмый да. Менә шуңа күрә дә, бик авыр мизгелләргә тарыганда элеккеләрнең "күршең үзеңнән яхшырак булсын" дигән гыйбарәләрен уйлап, нинди тирән мәгънә ятканын аңлап куясың.
Мин үзем фатирда, икенче катта, яшим. Аннан тирә-як бик әйбәт күренә. Буш вакыт булганда, тәрәзә каршына басып, күршеләремне күзәтергә яратам. Өлкән яшьтәге Мәнсура апага сокланып карап торам, ул һәрчак нидер эшли, каядыр бара, бер генә дә тик утырмый. Яз җитүгә бөтен йорт каршыларын тутырып аллы-гөлле чәчәкләр утырта. Җир ачылгач тотына, кара көзгә кадәр шулай. Бүген дә, башта гладиолуслар, лилияләр, бакра гөлләрнең төпләрен йомшартты, аннан сирәкләп, араларын матурлады, тигезләде. Янәшәдә генә таралып утырган гөлҗимеш куагының артык ботакларын кисеп ташлады. Бәлки берәрсенә кирәге чыгар диптер инде, икенче җиргә дә күчереп утыртты. Ул да түгел тиктормас апа янына ике як күршедәге әбиләр чыктылар һәм шуннан кызып-кызып гәпләшә башладылар. "Сәламәтлегем гел болай тормас шул, картаям да инде. Шуңа күрә буш урынга куаклар утыртып чыгам әле", - диде ул аларга һәм кызыксынып туктаган узып-китеп йөрүчеләргә.
Ул да түгел тыз-быз кемдер эштән кайта, эшкә китә башлады. Сабыйларын җитәкләгән әниләр, ара-тирә әтиләр дә күренә, балалар бакчасына нәниләрен илтергә ашыгалар. Олыраклар инде - мәктәпкә. Берара йорт ишегалды тынып кала. Төштән соң янә җанлылык хөкем сөрә башлый. Кичке саф һавада сөйләшеп утырырга яраткан күрше әбиләре тагын шул бер урынга - үзләре очраша торган эскәмиягә җыелып, гәп куерта башлыйлар. Бу да үзенә күрә бер күңелле күренеш.
Менә шундый тормыш белән яши хәзер калада яшәүче күршеләр. Ә авылларда ничек икән? Бәлки район гәҗитенә шул хакта язып җибәрерсез.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
18 август 2022 - 10:07Уңышка күп хезмәт салынган Газета хәбәрчеләребез районның һәм республиканың алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиесе – “Колос”та булдылар.1300
-
18 август 2022 - 06:50Буяганнар, чәчәкләр утыртканнар Буяганнар, чәчәкләр утыртканнар Тәтешкә 200 ел урамындагы 1нче йортның кечкенә генә ишегалдын үрнәк дип атарга мөмкин – әлеге йортта яшәүчеләрнең тырышлыгы ярдәмендә биредә матурлык һәм тәртип хөкем сөрә. Йорт буенча җаваплы Наталья Данилова билгеләп үткәнчә, йорт яны территориясен төзекләндерүдә барлык яшәүчеләр дә диярлек катнашкан, һәркем уртак эшкә үз өлешен керткән. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки алар үзләрен бер “гаилә” дип атыйлар бит. – Без берничә дистә ел бергә. Безнең йортта яшьләрдән Курковлар гаиләсе яши, аларның кечкенә кызлары бар. Алар аның өчен комлык ясадылар, хәзер безгә күрше ишегалларындагы балалар да йөри, – ди Наталья Петровна. – Быел без чәчәкләр утырттык, алгы як рәшәткәләрне буядык, буяуга акчаны “Төньяк” территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе бүлеп бирде. Узган ел ул үз хисабына һәр подъезд өчен эскәмияләр ясатты. Куакларны кисүдә катнашкан бездә яшәүче Вера Трифонова, Валя Куркова, Надежда Зорина һәм Шәүкәт Сөләймановны билгеләп үтәсе килә.3400
-
17 август 2022 - 13:46Склад мөдире дә, агроном да Газета хәбәрчеләребез районның һәм республиканың алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиесе – “Колос”та булдылар.13600
-
17 август 2022 - 11:44Аның өчен ел әйләнәсе эш бар Газета хәбәрчеләребез районның һәм республиканың алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиесе – “Колос”та булдылар.14500
-
17 август 2022 - 10:15Эшләр өчен барлык мөмкинлекләр дә бар Газета хәбәрчеләребез районның һәм республиканың алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиесе – “Колос”та булдылар.12200
-
17 август 2022 - 08:08Комбайнчылар бүләкләр алдылар Хезмәттәге югары күрсәткечләре өчен авыл хуҗалыгы җитештерү алдынгылары район башлыгының Рәхмәт хаты һәм акчалата премия белән бүләкләнделәр.14900
-
17 август 2022 - 07:07Тәтешле ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде Хезмәтләрен хөрмәтләп.16600
-
16 август 2022 - 13:27Урам бәйрәме бик күңелле узган “Авангард” газетасының 2000 елгы төпләмәсен караганда, 9 августта узган Советлар Союзы Герое Николай Петрович Иванов исемендәге массакүләм бәйрәм турындагы мәгълүматка игътибар иттем.18900
-
16 август 2022 - 12:51«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе Тәтеш муниципаль районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе дәвам итә.20501
-
16 август 2022 - 10:46Алабирде авылында кече сержант Щетников Юрий Александрович белән хушлашу мәрасиме уза 2022 елның 7 июлендә Украинада махсус операция вакытында хезмәт бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган кече сержант Щетников Юрий Александрович.22300
-
16 август 2022 - 08:50Республикада бурсыкка ау сезоны ачыла Ул агымдагы елның 31 октябренә кадәр дәвам итәчәк.17200
-
15 август 2022 - 21:41Украинада махсус операция вакытында хезмәт бурычын үтәгәндә якташыбыз һәлак булган Кече сержант Щетников Юрий Александрович белән хушлашу мәрасиме иртәгә, 16 августта, сәгать 9да Алабирде авылында Дан обелискы янында була.26800
-
15 август 2022 - 13:40Яшь педагогларны «Укытучы» һөнәренә багышлау тантанасы (Тәтеш, 15 август, “Тәтеш таңнары”).29000
-
2 август 2022 - 23:21Тәтеш. Һава десанты гаскәрләре көне.
-
17 август 2022 - 05:47Ул чын Ватан сакчысы булганАлабирде авылында Украинада махсус операция барышында батырларча һәлак булган кече сержант Юрий Щетников белән хушлашу мәрасиме узды.16600
-
21 июль 2022 - 13:39"Каенкай" балалар бакчасында җәйге чорда суда куркынычсызлык буенча чаралар үткәрелә Суда куркынычсыз тәртип-тормышның төп аспектларының берсе, аның белән педагоглар балаларын таныштырырга тиеш.77000
-
20 июль 2022 - 15:37Тәтеш муниципаль районына эш визиты белән Тимур СӨЛӘЙМАНОВ килде Тимур Җәүдәт улы яшьләр сәясәте учреждениеләре эшчәнлеге белән танышты һәм "Чайка"балалар сәламәтләндерү лагерендә булды.72400
-
22 июль 2022 - 05:27Баланы дару белән тәэмин итәргә тиешләр (Тәтеш, 22 июль, “Тәтеш таңнары”).72000
-
5 август 2022 - 12:05Шәһәребез чиста булсын өчен Олена Мөхәммәтшина белән Марина Лизунова – үзенә бер төрле “күзгә күренми торган фронт хезмәткәрләре”: шәһәр урамнары аларның тырышып эшләве ярдәмендә чиста, ә паркта аллы-гөлле матур бакра чәчәкләре үсә.69400
-
28 июль 2022 - 12:02“Без һәрчак шулай бердәм” Түбән Тархан авылында мәчетне юып, аның тирә-ягын тәртипкә китергәннәр.66801
© 2011 - 2022. Тетюшские зори. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Калашникова Елена Викторовна
Адрес редакции: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский р-н, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 61
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95, (84373) 2-53-80 (рекламный отдел), 2-53-84 (корреспонденты)
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Калашникова Елена Викторовна
Адрес редакции: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский р-н, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 61
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95, (84373) 2-53-80 (рекламный отдел), 2-53-84 (корреспонденты)
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
сетевое издание
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+