Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күршеләр – бик әйбәт кешеләр!

Сүзем күршеләребез Фирдус Җәләлиев һәм Илгиз Шәйхетдиновлар гаиләләре турында.

Борынгыларның күршең үзеңнән яхшы булсын дип әйтүләре бик хак. Чөнки авыр чакларда, борчу-мәшәкатьләр килеп чыкканда яки киңәш-табыш кирәк булганда, беренче булып янәшә йортта яшәгән күршеләребезгә йөгерәбез. Кешеләр дә үзгәрә, еллар узган саен үзебез дә кайчакларда башкалар ярдәменә мохтаҗлык кичерәбез. Әлеге гаиләләр безнең өчен ихтирамга лаеклар. Алар әле үз тормышлары белән беррәттән, авыл өчен дә янып-көеп яшиләр: мәчеткә, мәктәптә узган чараларга, зиратны төзекләндерүгә һәрдаим булышып торалар. Игелекле бу кешеләрнең балалары да итагатьлеләр, әдәплеләр. Алар кечкенәдән үк әти-әниләренә йорт эшләрендә булышып, хезмәтне яратырга кирәклеген аңлап, белеп үсәләр. Мәктәптә дә яхшы билгеләренә генә укыйлар, мәдәни чараларда актив катнашалар.
Күршеләребезгә кайчан гына мөрәҗәгать итсәк тә, нинди генә үтенеч белән керсәк тә, алар беркайчан кире какмыйлар, яхшылык эшләргә әзер торалар. Шуңа да без алар белән һәрчак уртак тел табып, дус, тату яшибез. Мәрхәмәтле, аңлаучан, тырыш күршеләребез булуына шатланып туя алмыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев