Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күбрәк конкретлык һәм оперативлык

Хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия утырышын аның рәисе, район башлыгы Валерий Чершинцев үткәрде.

Комиссиянең 2013 елгы эше турындагы отчет белән аның секретаре, коррупциягә каршы эшчәнлек буенча башлык киңәшчесе Александр Янышев чыгыш ясады. Районда җинаятьчелекнең торышын анализлап, Валерий Сергеевич урам җинаятьләренең, исерек килеш җинаятьләр кылуның артуын, балигъ булмаганнар белән эчке эшләр органнарының гына түгел, ә профилактиканың барлык субъектларының эшләп җиткермәүләрен билгеләп үтте. Районда үсмерләргә, спиртлы эчемлекләр белән сату итүгә күзәтчелек җитенкерәми, иректән мәхрүм ителгәннәргә һәм шартлы төзәтү эшләрендә булучыларга контрольлек итәргә. Ә җирлек башлыкларының, җәмәгатьчелек белән берлектә, профилактик эшнең үз системасы булырга тиеш. Мондый эшне шәһәрдә дә алып барырга кирәк.
Район башлыгы хокук бозу һәм җинаятьләрне профилактикалауга мөнәсәбәтләре булган комиссияләрнең - административ, юл хәрәкәте иминлеге буенча һәм башкаларның - эшләре турындагы отчетларны тыңлау­ны тәкъдим итте.
Әлеге утырышта балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия эше (рәисе Илдар Фәткуллов) турында отчет тыңланды, шулай ук иректән мәхрүм итү урыннарыннан кайтучылар һәм шартлы рәвештә төзәтү эшләрендә булучылар белән эшләү өчен эшче төркем оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев