Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кунаклар “5”ле билгесе куйдылар

Тәтештә 1нче урта мәктәп базасында “Белем бирү оешмасында укучыларның милли-мәдәни кыйммәтләрен үстерүдә укытучының роле” дип исемләнгән семинар булды.

(Тәтеш, 4 март, «Тәтеш таңнары»).

–     Безнең мәктәптә туган телгә, мәдәнияткә, Тәтеш районында төпләнгән халыкларның гореф-гадәтләренә һәм йолаларына  мәхәббәт уятуга зур игътибар бүлеп бирелә, – диде сәламләү чыгышында Тәтештәге 1нче урта мәктәп директоры Илдар Фәткуллов. 

Оештыручылар бай эчтәлекле программа әзерләгәннәр. Семинарда катнашучыларны мәктәп укучылары актлар залында милли киемнәрдән каршыладылар, Тәтеш җирендә яшәүче халыкларның шигырьләре һәм җырлары яңгырады. Аннары Розалия Булатова, Ирина Фирсова, Гүзәл Хәмидуллина һәм Валентина Сумбаева кунаклар белән “Халык бизәкләре” дигән мастер-класс үткәрделәр. Мәктәп музее һәм Румия Шәйхетдинова белән Елена Чернова җитәкчелегендәге яшь экскурсоводлар әзерләгән экскурсия семинарда катнашучыларда – туган тел укытучыларында зур кызыксыну уятты. Педагог Светлана Гасимова әдәбият буенча ачык дәрестә унынчы сыйныфлар белән татар халкының рухи мирасы, тарихи җырлар турында әңгәмә үткәрде. Рузилә Хәмидуллина башка сыйныфта балаларга Татарстан халыклары, туган телгә сакчыл мөнәсәбәт хакында сөйләде. Миләүшә Мәүлиханова һәм Римма Гомәрова уздырган мастер-класслар үзенчәлекле һәм мавыктыргыч булды. Түгәрәк өстәлдә алга таба туган телне укыту методикасын камилләштерү турында сүз барды, укытучылар семинар алар өчен дәресләрнең нәтиҗәлелеген арттыруга яңа мөмкинлекләр ачты, дип билгеләп үттеләр. Район башкарма комитеты мәгариф бүлеге методисты Резидә Гарипова татар теле һәм әдәбияты буенча дистанцион дәресләрнең методик эшләнмәсе белән шөгыльләнгән укытучыларга сертификатлар тапшырды.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев