Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күрешүләрне көтәбез

Бидәңгенең дүрт лачыны Туган илебез сагында тора. Без алар белән чиксез горурланабыз һәм хатлар алышып торабыз.

Илдус Абдрахманов Илдар абый һәм Зөһрә апаның бердәнбер уллары. Әнисе укытучы булгангамы, кечкенәдән үк күп белергә, тырышып укырга омтылды, техниканы яратты. 9нчы сыйныфтан соң, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумының механика бүлегендә укыды. Диплом алгач, армия сафларына китте. Бүгенге көндә ул Приморье краенда элемтә батальонында хезмәт итә.
Хатыннан өзек: "Исәнмесез, барыгыз да! Руслан абый (укытучы) хатын укыгач, авылга кайткан кебек булдым. Элемтә бүлегендә хезмәт итсәм дә, көн саен сезнең белән элемтәгә керә алмыйм. Тагын өч айдан кайтып җитәбез, исән булсак. Егетләр физкультура белән күбрәк шөгыльләнегез. Руслан абый, малайларны күбрәк йөгертегез. Армия физик көч һәм түземлелек сорый. Уңышлар барыгызга да".

Сүз икенче егетебез Гөлнара апа һәм Рамил абый Измайловларның уллары Илнар турында. Спортны үз иткәнлектән, Буа ветеринария техникумында да күп ярышларда катнашты, фотосы әлеге уку йортының Мактау тактасында эленеп тора. Үзенең хатында ул болай дип яза: "Кайнар сәламнәремне кадерле әти-әниемә, туганнарыма, укытучыларыма юллыйм. Мин Чиләбе өлкәсенең Шагол поселогындагы аэродромда техник булып хезмәт итәм. Зарланыр урын юк, барсы да бик әйбәт. Тиздән кайтып та җитәрмен. Исән-сау булыгыз..."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев