Тэтеш таңнары
  • Рус Тат
  • Күршеләрегез кемнәр?

    Наркополицейскийлар республиканың наркотикларга каршы комиссиясенә "ТРда наркотик средстволарны һәм психикага йогынты ясаучы матдәләрне куллану һәм әзерләү өчен торакларны һәм башка биналарны файдалануга каршы өстәмә чаралар турында"гы мәсьәләне тикшерү тәкъдиме белән чыктылар.

    Мондый инициатива наркопритоннар белән көрәшне көчәйтүне һәм аларның санын киметүне күздә тота. Бу гамәл Россия Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының быелның 1 июненнән көченә кергән Фәрманы, составында кодеин булган препаратларны сатуны тәртипкә салу турында, белән тәңгәл килә. Закон буенча притон тоту җинаять саналмый. Һәм, кагыйдә буларак, бозыклык урыны хуҗалары, шартлы җәза гына алалар, наркотик матдәләр әзерләүләрен һәм аны куллану өчен җые­луларын дәвам итәләр һәм шуның белән тирә-яктагылар тормышына түзә алмаслык шартлар тудыралар. Торакларын югалту куркынычы гына наркопритон тотучыларга тәэсирле йогынты ясар дип саныйлар полицейскийлар.

    Җирле үзидарә органнары, притон тоту турындагы хәбәрне алгач, дәүләт торак инс­пекциясе һәм Роспотребнадзор идарәсе вәкилләре белән берлектә торак милекчесенә бинаны тиешсез максатларда куллану ярамаганлыгы турында язмача кисәтү ясарга тиешләр. Моны санга сукмаган очракта, җирле хакимият, "Торакны тиешенчә файдаланмау турында"гы Торак Кодексы маддәсенә яки "Торакны хуҗаларча файдаланмаган өчен милеккә хокукны туктату"ның Гражданлык Кодексы маддәсенә нигезләнеп, наркопритон саналган бинадан чыгару яки аны мәҗбүри саттыру өчен судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: