Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Кырымны азат иттек

    1942 елның 5 маенда Олы Тарханнан җиде кеше сугышка алындык.

    Миңа бары тик 18 яшь иде. Әни­емнең авыл башында­ үксеп елап калуы әле дә күз алдымнан китми. Ул чактагыларны сөйләп, язып бетерерлек кенә түгел. Хәтердә калганнарны кыс­кача гына бәян итәм.

    Без җәяү бара торгач, караңгы төште. Төнне Пролей- Каша авылы чиркәвендә чыктык, иртән юлга кузгалдык. Тәтеш пристаненнән Казанга юл тоттык. Безне, яшь солдатларны, 1942 елның май аеннан алып октябрьгә кадәр шунда сугышка әзерләделәр. Аннан соң, Калинин өлкәсенең Ржев шәһәре ягына алып киттеләр. Поезд төнозын ут­сыз барды, чөнки фашист­лар бу якларны көчле бомбага тота иде. Туктаусыз шартлау тавышлары яңгырап тора, яшен яшьнәгәндәй утлар сибелә. Бу мәхшәрне күреп илебезгә аяусыз басып кергән фашист илбасарларына карата нәфрәтебез артканнан-арта барды.

    Поезддан төшкәч, бер авылның чокыр-чакырлы урынында төн үткәрдек, ә иртән җиргә казып ясалган куышларга кереп урнаштык. Ржев шә­һәре көчле ут астында булды.Яңгырлы көз, зәмһәрир суык хәлсез солдатларны аяктан ега башлады. Мин шул чакта каты авырып киттем һәм Мәскәү хастаханәсенә эләктем. Күпмедер вакыттан соң, Төньяк Кавказның Пятигорск санаториена озаттылар, ә аннан ахыргача савыгып җитү өчен - Железноводскига. Төньяк Кавказга тикмәгә генә килеп чыкмавымны мин соңыннан гына аңладым. Кара диңгездән Азов диңгезенә, ә аннан Тамань бугазы аша безне Кырым ягына чыгардылар. Бу вакытта Керчь шәһәренең яртысы - фашистлар, калган яртысы безнең кулда иде. Дошманнар белән окоп­лар арасы бары 40 метр. Су­гыш кыш буе барды. Соңга таба немецлар курка башладылар, чөнки­ аларга юл ябылды. Су ар­кылы чыгарга аерым транспорт кирәк, ә моны кулдан ычкындырмас өчен безнең самолетлар тәү­лек буе әйләнеп очып тордылар.

    1944 елның апреле җитте. Без фашистларны Сахарная тавына таба куа башладык. Һөҗүм вакытында мин каты ярала­нып, санбатка озатыл­дым. Ә соңрак Керчь­­ шәһәрен азат итүдә катнашкан өчен "Батырлык өчен" медале белән бүләкләндем.

    Сугыш дәвам итте. Без Феодосия, Ялта, Симфе­рополь шәһәрләрен фашистлардан чистарттык. Шулай итеп, көчле сугыш­лар аша, Кырымны азат итеп, тагын "Батырлык өчен" медале тапшырдылар.

    Юлыбыз Польшага таба дәвам итте һәм аннан да фашистларны куып чыгардык. Шунда миңа "Варшаваны азат иткән өчен" медале бирделәр.
    Берлинга кадәр барып җитеп, Җиңү яуладык. Тагын ике бүләккә - "Герма­ни­яне җиңгән өчен", "Бер­линны алган өчен" медальләренә ла­ек булдым. Миңа әле тагын ике ел Германиядә булырга туры килде. Анда Маршал Жуков команда­лы­гын­да­гы Беренче Белоруссия фронтының 3нче удар армиясенең 696нчы полкының 383нче дивизиясендә хезмәт итеп, 1947 елның 5 маенда гына туган авылыма кайттым.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: