Көзге-кышкы чорда сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре
МБУ «Центр «Форпост» хәбәритә.
(Тәтеш, 29 октябрь, “Тәтеш таңнары”). 29 октябрь көнне «Форпост» үзәге педагог-оештыручысы «Көзге-кышкы чорда сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» дигән чара үткәрде.
Бүген Тәтеш 1 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 4 сыйныф укучыларына. күп кенә кешеләрнең ел саен саклык чараларын кулланмаулары һәм юка бозга чыгулары, шул рәвешле тормышларын куркыныч астына куюлары турында сөйләделәр. Көзге-кышкы чорда сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләре һәм боз астына киткән кешене коткару чаралары белән таныштырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев