Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Лаеклы өлеш кертәләр

    Якшәмбе көнне хәрби комиссариат хезмәткәрләре службалары оешуның йөз еллыгын билгеләп үтәчәкләр.

    Бер гасыр элек Советларның яшь республикасы яхшы әзерлекле, профессиональ армияләр булдыруны төп бурычларының берсе дип саный, шуңа күрә хәрби комиссариатларның тарихы Россия Кораллы Көчләре белән нык бәйләнгән.
    Тәтеш район хәрби комиссариаты 1938 елда ТАССР халык депутатлары Советы карары белән оеша. Аның канцеляриесе Карл Либкнехт урамындагы 37нче йортта урнаша, ә хәрби пункт - Совет урамында. Григорий Хәбибуллин беренче комиссар итеп билгеләнә.
    Тәтеш хәрби комиссариаты эшчәнлегенә Бөек Ватан сугышы үз төзәтмәләрен кертә. Гамәлдәге армиягә һәм оборона предприятиеләренә эшкә чакыру, Татария хәрби комиссариатларының җыелма пунктларына озату әлеге чорда оешкан төстә уза. Служба хезмәткәрләре алдына дәүләт тарафыннан яңа бурычлар куела - хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтергә, эштән аерылмыйча кешеләрне хәрби белгечлекләргә өйрәтергә. Офицерлар атучылар, снайперлар, пулеметчылар, медиклар, машина шоферлары әзерлиләр, райком, райбашкарма комитет (хәрби бүлек) белән бергәләп фронтка азык-төлек илтеп тапшыру планын үтәүгә ирешәләр, Ватанны саклау­чыларның гаиләләренә булышалар.
    Вакытлар, штат расписаниесе үзгәрә, әмма коллектив үзенең һөнәри вазифасын намуслы башкаруны дәвам итә. Ветераннар Александр Фарафончев, Александр Ваньчушкин, Галина Горюнова, Нина Шестакова, Лидия Сысоева һәм башкалар күпьеллык тәҗрибәләрен тапшырып калдыралар һәм хәрби комиссариатны үстерүгә үз өлешләрен кертәләр. Аларның үрнәгенә ияреп, районның хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин җитәкчелегендәге хәзерге хезмәткәрләр Светлана Хрис­тофорова, Марина Ганиева, Анна Гарифуллина, Ольга Ахчина, Марина Васина, Татьяна Данилова, Исламнур Хәйретдинов, Рафаил Салаватов, Илдар Фәхретдинов һәм башкалар да эшләрен осталык белән башкаралар.
    "Бүгенге көндә безнең вазифага хәрби исәп, транспорт исәбен алып бару, гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру, районда яшәүчеләргә пенсия һәм социаль тәэмин итү буенча эшләр үткәрү, хәрби хезмәттән китүчеләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына, күрсәтелгән затларга РФ законында алар өчен каралган түләүләрне билгеләү керә. Хезмәт эшчәнлеген камилләштерү һәм матди база булдыру буенча соңгы елларда зур эшләр башкарылды. Моңа район администрация­се зур ярдәм күрсәтә", - диде ул.
    Өлкән сыйныф укучылары өчен хәрби-кыр җыеннары оештыру матур гадәткә кертелде, алар теоретик осталыкларын гамәлдә ныгыталар. Язгы-көзге чакырылыш вакытларында ел саен Призывниклар көне һәм яшь егетләрне РФ Кораллы Көчләре сафларына тантаналы озату, хәрби-кулланма спорт төре буенча ярышлар, Бөек Ватан сугышында, Әфганстан һәм Чечнядагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар белән очрашулар уздырыла.
    Районыбызның хәрби комиссариа­ты үзенең казанышлары белән чын-чынлап горурлана ала: ул гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләүне иң яхшы оештырганы өчен 2012 һәм 2013 елларда гомуми хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча, 2016 һәм 2017 еллар эчендә гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруны оештыру һәм үткәрүдә республика районнарының хәрби комиссариатлары арасында беренче урынны алды.
    Тәтеш хәрби комиссариаты коллективы гаять күп еллар дәвамында илнең оборона сәләтлелеген тәэмин итүнең әһәмиятле дәүләт мәсьәләләрен чишүдә лаеклы өлешен кертте һәм кертүне дәвам итә. Хезмәткәрләрнең көндәлек эше, аларның югары профессиональлеге һәм әхлакый сыйфатлары куелган бурычларның һәрвакытта чишелеш табачагы турында сөйли.
    Елена КАЛАШНИКОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: