Үлемсез полк Тәтеш урамнары буйлап саф рәткә тезелеп узды
402
0
0

Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны хәтердә мәңгеләштерү - "Үлемсез полк" акциясенең мөһим максаты.
"Күңелемне кузгатты, халык агымын озатканда еладым, - дип дулкынланып сөйли Свердлов урамында яшәүче өлкән яшьтәге ханым. - Барсы да портретлардан карап торалар, ә үзләренең җаннары күкләрдә..."
Үлемсез полк Тәтеш урамнары буйлап саф рәткә тезелеп узды. Җитди йөзләр, яшьләр һәм бөтенләй яшьләр, фотограф камерасы каршында тартынып тынып калган - сугыш еллары кешеләре. Һәм барлык рәсемнәрнең күчермәләрендә - ниндидер уртак эзләр - әрнү. Аларга яшәргә иде бит әле. Майның чәчәк аткан шомыртлы, сиреньле матур көннәре белән сөенәсе иде. Иген үстерергә, балалар тәрбияләргә. Бәхетле картаерга...
"Без Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарыбызның фотоларын алып, бөтен гаиләбез белән Монастырскийдан килдек - бу алар парады, - ди Юлия Тимарина күз яшьләре аралаш. - Аларның сугыш юлларын бөртекләп өйрәнәбез. Якыннарыбыз каршында без түләп бетерә алмаслык бурычлы. Үткәннәр хакында онытырга ярамый". Болар еш кабатлана торган сүзләр булса да, бабасының портретын күтәргән кулларның калтыравын күргәч, аларда аерым бер мәгънә яңгыравын аңлыйсың. "Минем карт бабам - Советлар Союзы Герое!" - ди горурланып кадет мәктәп-интернаты укучысы Ионов.
"Ә бу минем бабаем. Мин яшәсен өчен ул һәлак булган", - дип җаваплый сөенеч белән минем игътибарымны күргән балалар бакчасы яшендәге сабый. "Мин яшәсен өчен!" Без яшәсен өчен...
Дан Мемориалы каршында Бер минутлык тынлык... Йөрәк тибеше белән бергә мәңгелеккә сузылган секундлар... Сугышта катнашучылар исемнәре язылган ак шарлар һава киңлекләренә күтәрелә. Рәсүл Гамзатовның "Торналар" җырын табигать тә кызыл байракларны талгын искән җил белән җилфердәтеп хуплый. Һәм кинәт, - моны беркем дә уйлап чыгармаячак, хәтта бик оста сценарий язучылары да - соңгы күренеш белән бердәм рәвештә - җылы яңгыр тамчылары... Күк йөзе елап җибәрде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
22 гыйнвар 2021 - 18:53Авариядә үлгән алты айлык сабый беркетелмәгән балалар утыргычында булган Татарстанда ике җиңел машина кара-каршы бәрелешкәч, өч кеше һәлак булган.1800
-
22 гыйнвар 2021 - 17:06Тәтеш районында узган тәүлекләрдә коронавирусның тагын яңа очрак теркәлгән Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 86 яңа очрагы ачыкланган.1800
-
22 гыйнвар 2021 - 16:13Тәтешлеләр коронавирустан прививка ясата башлады Теләге булган һәркем Тәтеш үзәк район хастаханәсе поликлиникасында язылып, КОВИД-19дан прививка ясата ала.2800
-
22 гыйнвар 2021 - 15:02Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов хезмәт коллективлары белән очрашу башланды Бу атнада районның эчке эшләр бүлеге, спорт тармагы һәм яшьләр сәясәте учреждениеләре, урман хуҗалыгы һәм урманчылык оешмалары, механика заводы коллективлары белән очрашулар булды3000
-
22 гыйнвар 2021 - 13:10Тәтеш районында 2021 елга зур күләмле төзелеш эшләре планлаштырылган Төгәл ниләр икәнлеген безнең мәгълүматлар графигыннан белә аласыз.3000
-
22 гыйнвар 2021 - 12:07Чикләүләрне үтәмәгән һәм колониягә озатылган Тәтеш районы прокуратурасы элек хөкем ителгән 42 яшьлек тәтешлегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган.3500
-
22 гыйнвар 2021 - 09:59Яшәү өлгесе булып торалар Байрашта үрнәк булырлык парлар бик күп, Фәттаховлар – шундыйларның берсе.4200
-
22 гыйнвар 2021 - 07:512020 елда республиканың 18 районында янгыннар саны артты Иң күп янгыннар Спас, Кайбыч, Яңа Чишмә һәм Чүпрәле районнарында булды.4800
-
21 гыйнвар 2021 - 15:56Тәтешле сорый: "Минималь хезмәт хакы арткан, диләр. Аны аңлатып бирегез" Тәтеш районы прокуратурасы аңлата:8300
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.13500
-
21 гыйнвар 2021 - 14:03“Башаккай”да искиткеч хезмәткәрләр эшли Балалар бакчасына бер яшьтән алып 7 яшькә кадәрге 86 сабый йөри.6800
-
21 гыйнвар 2021 - 11:54Ана капиталы программасы 2026 елга кадәр озайтылды Ана капиталы сертификатын акчага әйләндерү һәм сату закон тарафыннан рөхсәт ителми.8600
-
21 гыйнвар 2021 - 10:13ТАССРның атказанган табибы Евдокия Кременская бар гомерен сәламәтлек саклауга багышлаган. Хезмәт юлы башлангычы сугыш елларына туры килгән.9400
-
24 сентябрь 2020 - 09:58Парламентның 14 нче утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясый
-
22 гыйнвар 2021 - 05:04Шәһәр паркында быел кем тәртип урнаштыраСоциаль челтәрләрдә ел башында, кар мул яуганнан соң, шәһәрдәге үзәк парктагы сукмакларның кардан чистартылмавы турында язганнар иде.4100
-
1 гыйнвар 2021 - 10:08119300
-
3 гыйнвар 2021 - 19:06Республикада болытлы һава торышы саклана, кар явачак Төнге сәгатьләрдә республикада һава температурасы -4, -9, көндез -2, -7 градус тәшкил итәчәк.65900
© 2011 - 2021. Тетюшские зори. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сафарова Инга Валериевна
Адрес редакции: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский р-н, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 59
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95, (84373) 2-53-80 (рекламный отдел), 2-53-84 (корреспонденты)
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сафарова Инга Валериевна
Адрес редакции: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский р-н, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 59
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95, (84373) 2-53-80 (рекламный отдел), 2-53-84 (корреспонденты)
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
сетевое издание
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+