Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Мал-туарның сәламәт булуы – сезнең дә иминлек

    Сыерлар лейкозы – терлекләрнең кур­кыныч чире.

    (Тәтеш, 29 сентябрь, «Тәтеш таңнары», Мария ХРАМОВА, Галина Таҗетдинова фотосы).Чирнең бернинди билгеләре күренмәгән килеш тә вирус йөртә торган сыер продуктлы булырга һәм мул сөт савымы бирергә мөмкин. Лейкоз бе­лән зарарланган сыерлардан еш кына сәламәт бозаулар туа. 

    “Чирле хайваннарның сөтен бары тик озак итеп кайнатканнан соң һәм нибары терлекләрне ашату өчен генә кулланыгыз”, – ди районның ветеринария берләшмәсе начальнигы Ирек Садриев. Районда хәзерге вакытта шәхси секторларда көзге планлы ветеринар-санитария чаралары уздырыла. Ветеринарлар сыер хуҗаларына үзләренең туендыручыларын тикшерер­гә киңәш бирә, ә авыл җирлекләре башлыкларына әлеге мәсьәләне катгый контрольгә алырга тәкъдим итә. 

    Тыела: инфекция­ле терлекләрне­ сә­ламәт хайваннар белән бергә­ асрау; лейкозлы сөтне азык итеп файдалану; чирле тер­лекләрне ветеринария хезмәте рөх­сәтеннән башка торак пункт чигеннән тыш күчерү; чирле сыерларның сөт ризыкларын сатуда куллану. 

    “Чирле яисә тикшерелмәгән терлек­ләр­нең сөт ризык­ларын сатып алу куркынычыннан үзеңне саклау өчен, сатучылардан ветеринария белешмәләре барлыгын таләп итегез”, – дип киңәш итә районның баш ветеринария табибы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: