Тэтэш таннары
  • Рус Тат
  • Марат Әхмәтов: ...Гаҗәпләндерделәр һәм сөендерделәр”

    "Сафиуллов" КФХда сынау өчен шикәр чөгендерен казып карау гектардан 750 центнер уңыш бирде.

    Биредә бу культураны, икътисади файдасын хисаплап, яраталар һәм игә беләләр. Хәер, шактый средство да тоталар - ашлама гына да 1әр тонна кертелгән. Аның өчен басуны да туфрак анализыннан чыгып сайлыйлар.

    - 1000 гектардан 50 мең тонна татлы тамыр җыеп алырга планлаштырабыз, - ди КФХ җитәкчесе Рәмис Сафиуллов. - Чөгендер искиткеч әйбәт, киләсе елда аның мәйданын 1500 гектарга кадәр арттырачакбыз.

    Моның шулай икәнлегенә басуны һәм чөгендер кагатларын караганнан соң ТР Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та инанды. "Мин сиңа ышанам, - диде ул.- Сезгә чөгендер игү белән шөгыльләнү отышлы - янәшәдә шикәр заводы, сату белән дә проблемалар юк. Бүген тәтешлеләр мине күңелле гаҗәпләндерделәр һәм сөендерделәр."

    - Район 100 мең тонна тапшырыр дигән өмет бар, - дип ышандырды министрны район башлыгы Мөхәррәм Ибәтов. Чынлап та, уңыш сөендерә. Чөгендерне алганчыга кадәр яуган шифалы яңгырлар әле аңа шикәр микьдарын тупларга да мөмкинлек бирә. Татлы тамырлар игүче барлык хуҗалыклар үстерелгән уңышны тулысынча җыеп алсыннар өчен Ходайдан аяз көннәр генә сорарга кала.

    Әлегә районда бердәнбер булган куәтле "ROPA" уңышы җыелган гектарларны арттыра бара. Берничә минут узуга казылган чөгендерләр КамАЗ әрҗәсенә тула. Могҗизалы бу машинаның даими хуҗалары Таһир Җамалов һәм Талип Сөләйманов өчен басудагы һәр көн бер бәйрәм кебек. Мөхәррәм Ибәтов әйткәнчә, "алтын механизаторлар"

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: