Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Марат Җәббаров: терлекчелек тарамагының 2019 елдагы 9 айлык эшенә йомгаклар буенча уңай динамика күзәтелә

Терлекчелек тармагының 2019 елдагы 9 айлык эшенә йомгаклар турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.

(Тәтеш, 22 октябрь, "Тәтеш таңнары"). Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.

Барлык  муниципаль районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үткәрде. Киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы    Премьер-министры  Алексей Песошин катнашты.

Башта  Марат Җәббаров кыр  эшләре  турында  кыскача мәгълүмат  бирде.   Бүгенгә   шикәр  чөгендере   47 мең га яисә барлык  мәйданның 74%ында  җыелган. «Бер гетардан  уртача  уңыш  443 ц чыга һәм 2 млн. тоннадан  артык  чөгендер  алынгане, - диде  Марат Җәббаров. – Тагын    17 мең  гектардан  кимрәк  мәйданда  җыясы  калды».

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы башлыгы  уңыш  күрсәткечләре  югары  булган  районнарны атап  китте.   Болар:   Тәтеш район (530 ц/га), Актаныш (523 ц/га), Зәй (518 ц/га), Минзәлә  (507 ц/га) районнары.

Заводларга    1 млн. 100 мең  тоннадан  артык  чөгендер  озатылган, көнгә  17 мең  тоннадан  артык  чөгендер  эшкәртелә, әлегә 112 мең  тонна  шикәр комы  җитештерелгән.  

Бәрәңге  җыюга  килгәндә, Марат Җәббаров әйтүенчә,   республика  кырларында  икенче  икмәкне  тагын   190 гектарга  якын  мәйданда  җыясы  калган.   «Икенче атнада  бәрәңгене  җыеп  бетерергә  планлаштырабыз», - диде  ул.

Моннан  тыш,  республикада  400  гектарда  яшелчәләр җыясы калган,    моның  күпчелеге  кәбестә кыры.   

Бүгенгә  республикада    75 мең тонна көнбагыш  суктырылган,   ул барлык  мәйданның  33%ында  җыелган  (барысы 132 мең  га). Орлык  кукурузы  буенча  да  шундыйрак  хәл.    Бүгенгә  4,8 емң  га мәйданда  25 мең  тонна орлык  кукурузы  суктырылган,  уңыш  -   якынча  52 ц/га (бер  гектардан  уртача  уңыш  2018 елдагыга  караганда    10,8 центнерга  күбрәк).

Марат Җәббаров шулай  ук авыл  хуҗалыгы оешмаларында һәм фермер  хуҗалыкларында   терлекчелек  тармагының  агымдагы  елның 9 айлык  эшенә  йомгаклар  белән  таныштырды.   

 Гомумән алганда, терлекчелек  буенча  уңай    динамика күзәтелә.   Сөт 1 млн. тоннадан  артык  савылган,  артым  - 4%.  300 мең  тоннадан  артык  терлек  һәм  кош-корт үстерелгән, узган  елга  караганда    7 мең  тонна  апртыграк.

Ит күләменең  яртысыннан  артыгын   кошчылык  тармагы  җитештерә, бу - 156 мең тонна.

Дуңгыә  ите  җитештерү  дә  артты,  диде  Марат Җәббаров, узган  елга карата    106% тәшкил  итә. 

Йомырка   юнәлешендәге  кошчылык предприятиеләренең күрсәткечләре   шулай  ук  динамикада. 9 ай  эчендә      902 млн. данә йомырка  алынган, бу  узган  елга  караганда    115 млн. данәгә  күбрәк. 

Республикада  эре  мөгезле  терлекләр  буенча  күрсәткеч узган  елдагыдан     1%ка кимегән. 

Районнар арасындагы  динамика  шактый  аерыла.    Мамадыш  районында терлекләр саны  арту  дәвам  итә.  Саба, Балык  Бистәсе, Зеленодольск районнарында  терлекләр  саны  биш  меңнән артык.  

Әмма  терлекләр  санын  киметкән  районнар да  бар.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы  муниципаль районнар  башлыкларына  терлекләр саны кимү  фактларын  тикшерергә һәм  аларның  баш  санын алга  таба  арттыру  планын  төзергә  кушты.  

Сөт җитештерүгә  килгәндә, 23  район  былтыргы  күрсәткечләрне  арттырган. Министр  шундыйлардан  Балтач,  Кукмара һәм Әтнә районнарын  атап  китте, аларда  сөт   6 мең  тоннга  арткан.  Бу  районнар республика буенча  җитештерү  күләме  үсешенең   яртысын  тәэмин  итәләр.  

Гомумән,  республика  буенча  бүген  тәүлеккә    3,5 мең  тоннадан  артык  сөт  җитештерелә. 

Гадәттәге “сөтле” районнардан  тыш,  узган  елның  шушы  чорына  карата  тәүлеклек  савым    Актаныш, Түбән Кама, Саба, Тукай, Нурлат  районнарында  арткан.  

Марат Җәббаров    районнарда  хезмәткәрләргә  вакытында  хезмәт хакын  түләүгә, кадрлар  белән  тәэмин  итүгә  игътибар  бирергә  кирәклеген  искәртте. Моннан  тыш,  терлекләрне  тоту технологиясен яхшырту  буенча   да  чаралар күрелергә тиеш.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев