Мартта комсомол туен уздырганнар
– 8 Март бәйрәме узып китте. Ул бик мөһим һәм кирәкле, әлбәттә, – дип яза безгә шәһәрле Илгизәр Галиев.
(Тәтеш, 21 март, «Тәтеш таңнары»).
– 8 Март бәйрәме узып китте. Ул бик мөһим һәм кирәкле, әлбәттә, – дип яза безгә шәһәрле Илгизәр Галиев. – Шулай да икенче көн – 9 март безнең гаилә өчен тагын да әһәмиятлерәк. Беренчедән, ул яраткан хатыным Лениза Фәләх кызының туган көне, икенчедән – безнең туй үткәргән көн.
Без 1963 елда, институтта укыганда, комсомол туен уздырдык. Без аны институт ашханәсендә бәйрәм иттек. Шатлыгыбызны уртаклашырга 70 кеше чакырдык: безнең төркемнәрдән студентлар, дуслар, профессорлар бар иде. Шул вакыттан алып инде 58 ел узган, шушы гомер эчендә без иңгә-иң куеп тормыш юлы үттек, ике ул тәрбияләп үстердек, аларга югары белем алырга ярдәм иттек.
Еллар сизелми дә уза, янәшәңдә якын кешең булу ничек рәхәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев