Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Матур бизәкләр

Урюмдагы “Карлыгач” белем би­рү-сәламәтләндерү балалар лагерендә тәрбияләнүчеләр Тәтештәге балалар сәнгать мәктәбендә булды.

(Тәтеш, 16 август, «Тәтеш таңнары», Екатерина БАЛАНДИНА).  Кунаклар өчен күргәзмә залы буйлап экскурсия уздырылды, анда сәнгать бүлегендә укучыларның иҗат эшләре тәкъдим ителде. Шуннан соң сәнгать бүлеге укытучысы Наил Гафаров “Декоратив касә” темасы буенча мастер-класс үткәрде.

Балалар биремнәрне этаплап башкардылар: балчык тигезләделәр,  эшләрнең барлык нечкәлекләрен исәпкә алып, төрледән-төрле яфраклар файдаланып, әйберләрне кирәкле сурәткә кертеп, матур бизәкләр ясадылар. Барлык хезмәтләр эшкәртеләчәк һәм буялачак та, күргәзмәдә үз урыннарын алачак.

Ахырдан укучылар һәм тәрбиячеләр сәнгать мәктәбе җитәкчелегенә, укытучыларга иҗади очрашу оештырганнары, якты хис-кичерешләр бүләк иткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев