Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Матур бүләк алдык

    Һөнәри бәйрәмебез көнендә без Чибәркүл шәһәрендә яшәп иҗат итүче якташыбыз Нурислам абый Айбулатовтан матур бүләк алдык.

    (Тәтеш, 30 июнь, “Тәтеш таңнары”). Ерак җирләрдә гомер кичергән якташларыбыз иҗат иткән шигырьләре белән туган якларга кайта. 

    Һөнәри бәйрәмебез көнендә без Чибәркүл шәһәрендә яшәп иҗат итүче якташыбыз Нурислам абый Айбулатовтан матур бүләк алдык. Ул безне, редакция хезмәткәрләрен, үзенең ике яңа китабы белән сөендерде. Нурислам Минһаҗ улы безгә Чүпрәле районында туып-үсеп, читтә гомер кичерүче Ришат Садыйковның да бер җыентыгын җибәргән.

    – Нурислам Айбулатов белән телефон аркылы сөйләшеп торабыз. Ул Тәтешне, яшьлек елларын бик сагынып искә ала. Редакциядә эшләгән еллардагы дуслык җепләребез хәзер дә дәвам итә. Әлеге җыентыкларны ул редакциягә һәм район китапханәсенә тапшыру өчен посылка белән җибәрде, – диде редакция ветераны Нурания апа Гарипова, авторның китапларын тапшырганда.  

    Иҗади күчтәнәч белән шатландырган Нурислам Минһаҗ улына һәм бәйрәм көнендә очрашу мизгелләренә ямь өстәгән Нурания Нурлыгаян кызына рәхмәт һәм хөрмәт хисләрен җиткерәбез. Форсаттан файдаланып, Нурислам Айбулатовның бер шигырен газета укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.   
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: