Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Матур яңалыклар күбрәк булсын

    www.tetyushy.ru сайтыннан файдаланучылар арасында үткәрелгән сораштыру аларның район газетасы битләреннән нинди кызыклы язамалар табуларын күрсәтте.

    Күпләр райондагы яңалыклар, шәһәрдә һәм авыллардагы төзелешләр, кибетләр ачылу, ниндидер вакыйгалар хакында белергә телиләр булып чыкты. Берәүләр авыл кешеләре, герой-якташлары белән кызыксына.
    Район газетасы турында тәтешлеләр фикере дә кызыклы. Менә кайбер җаваплар:
    Ирина, 18 яшь: "Яшьләр темасына багышланган язмаларны күбрәк укыйсы килә".
    Валера, 2нче мәктәп укучысы: "Район газетасын укымыйм диярлек, әмма, спорт яңалыклары еш басылса, укырмын төсле".
    Руфия Рашитовна: "Мин "Җиңүгә - 70" рубрикасы астындагы язмаларны яратып укыйм. Җиңү бәйрәме алдыннан район авылларында яңа һәйкәлләр ачылуы турындагы язмалар аеруча кызыксындырды".
    Әлфия Галимова: "Район газетасыннан башка мөмкин түгел. Үз төбәгеңдәге хәбәрләрне, яңалыкларны беләсе килә, консультацияләр, закондагы үзгәрешләр дә кызыксындыра һәм алар газета битендә басылып киләләр".
    Сергей П.: "Дөресен генә әйткәндә газетаның үз "йөзе", кабатланмас үз стиле булырга тиеш дип саныйм. Башка басмалардан үзенчәлеге белән аерылып торсын иде. Бернече биттәге яңалыклар рубрикасын ошатам, аларны беренче булып укыйм. Сәясәт һәм икътисадка кагылышлы аналитик материалларны да күбрәк күрәсе килә".
    Төрле фикерләр әйтелгән, бу сөендерә, димәк, район газетасы тәтешлеләрне кызыксындыра.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: