Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Медиклар йомгак ясадылар

Медицина советы утырышында районда сәламәтлек саклауның 2013 елгы эшенең төп нәтиҗәләре тикшерелде һәм киләчәккә бурычлар билгеләнде. Анда райбашкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев, ТР сәламәтлек саклау министрлыгының лицензия буенча Идарә начальнигы Рәфыйк Батыршин, авыл җирлекләре башлыклары, районның медицина хезмәткәрләре катнаштылар. Тәтеш үзәк район хастаханәсе баш табибы Ринат Салаватуллин доклады игътибар белән...

Район сәламәтлек саклау хезмәткәрләре дәүләт гарантияләре программаларын, "Сәламәтлек" илкүләм проектын тормышка ашыра барып, тулысынча үтәделәр, матди-техник база сизелерлек ныгытылды, дип хәбәр итте районның баш табибы.

Район сәламәтлек сак­лау системасының барлык подразделение­ләре, заданиеләрне үтәп, сыйфатлы һәм тулы көчләренә эшләгәннәр.
Бу амбулатория-поликлиника бүлекләре эшләре, шулай ук стационар, ашыгыч һәм кичектергесез ярдәм күрсәткечләренә дә кагыла. Төзелеш-монтаж эшләрен финанслау­ның гомуми күләме 15,4 миллион сумнан артык (2012 елда - 9,3 миллион) тәшкил иткән.

Морг төзелде, Алабирде, Удельное Нечасово, Никифоровка авылларында типовой модульле фельдшерлык-акушерлык пунктлары файдалануга тапшырылган. Әгәр быел планга кертелгән ике модульле ФАПны исәпкә алсак, Салмановкада һәм Чуаш Чурапанында, беренчесе якындагы биш авылга хезмәт күрсәтәчәк, тагын 8 ФАП ремонтланса, өч елда медицина базасы утыз торак пункт­та яңарыш кичерәчәк. Үзгәртеп кору программасы нигезендә кечкенә авылларда кичектергесез хәлләрдә һәм көтмәгәндә кеше сәламәтлегенә, гомеренә куркыныч тудыручы чир килеп чыккан очракта беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен район территориясендә 14 йорт хуҗалыгы булдырылган. Әмма бөтен матур яңалык күңелсез факт белән югалып калды:
"Районда демографик хәл күптән катлаулы бу­лып кала. Халыкның гомуми саны тотрыклы кими. Соңгы 20 елда район халкы 8 мең кешегә яки дүрттән бергә кимегән. Балаларның аз тууы кискен проблемага әйләнде, 2013 елда, алдагысы белән чагыштырганда, сабыйлар берничәгә артса да. Гражданлык акты язулары буенча районда 1994 елда 324 бала туса да, 2013 елда - 230 гына", - дип басым ясады Ринат Салаватуллин.

Медикларның эшләре төп максатка - кеше гомерен һәм сәламәтлеген саклауга юнәлтелгән.

Үзәк район хастаханәсенең табиблар белән тәэмин ителеше проб­лемалы булып кала.

Гомумтәҗрибә табибы Наталья Мазюкина олы яшьтәгеләрне диспансерлаштыру нәтиҗәләре турында хәбәр итте, авыл халкын поликлиникага китерүне оештырган авыл җирлекләре башлыкларына, кайбер предприятиеләр һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә рәхмәт белдереп, болай диде:
"Медицина хезмәткәрләренең бердәм һәм максатчан эшләве сәламәтлек саклау министры һәм район җитәкчелеге куйган бурычларны тулысынча үтәргә мөмкинлек бирде. Отчет чорында 4200 кеше тикшерелде, бу еллык планның йөз процентын тәшкил итте (ТР буенча - 69,1).
Без үз алдыбызга төп бурычларның берсен куябыз - халыкка, һәркемгә үз сәламәтлегеңне кайгырту зарурлыгын, ә диспансерлаштыруның үз организмың хакында белү мөмкинлеген тудыруын, шуңа да моңардан файдаланырга кирәклеген, аңлату. Бу һәркемгә кагыла.
Әгәр кеше 3 елга бер тапкыр тикшерү үтәргә кирәклеген аңласа, ул чакта без дә хроник булмаган йогышсыз чирләрнең таралуын, башлангыч хәлендә ачыклау нәтиҗәсендә, катлаулы чирләрне һәм үлемне киметүгә ирешә алачакбыз.
Чынбарлыкта була торган хәлләр профилактиканың фәнни нигезенә әйләнде - халык арасындагы йогышлы булмаган чирләрнең таралуы һәм шулардан үлү очраклары белән турыдан-туры бәйле булуы кагылгысыз рәвештә исбатланган. Шул ук вакытта дөньядагы күп илләрнең тәҗрибәләре ун ел дәвамында куркыныч авыруларның таралуын киметүгә юнәлтелгән йогынты чараларының үлү очракларын 59 процентка кадәр азаюын күрсәтә".

Катнашучылар Рәфыйк Батыршинның һәм Аркадий Семенычевның халык­ка медицина хезмәте күрсәтү һәм аның сыйфатын яхшырту буенча киләчәккә билгеләнгән бурычларны хәл итүгә юнәлтелгән барлык теләкләрен һәм тәкъдимнәрен зур игътибар белән тыңладылар.


Чара медицина хезмәткәрләрен тантаналы бүләкләү һәм аларга медицинаны үстерүгә керткән өлешләре өчен ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм район администрациясенең Мактау грамоталары, кыйммәтле бүләкләр һәм, әлбәттә, чәчәк бәйләмнәре тапшыру белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медицина