Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мөфтинең “Дини сорау” интернет-линиясе эшли башлады

Теләге булган һәркем Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга турыдан туры сорау бирү мөмкинлеге оештырылды.

(Казан, 16 май, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы мөфтиенең “Дини сорау” консультатив интернет-линиясе үз эшен башлап җибәрде.

Хәзер теләге булган һәркемнең Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга турыдан туры сорау бирү мөмкинлеге бар. Шәригатькә кагылышлы сораулар белән электрон почта аша мөрәҗәгать итеп була.

Аның адресы: dini.sorau@tatar.ru. Сорауларны шулай ук Диния Нәзарәтенең сайтында “Мөфтигә сорау” дип исемләнгән сәфхифәсе аша да җибәреп була.

Ислам тематикасына бәйле булган сорауларга җавапларны Диния Нәзарәтенең Ышаныч телефоны аша да алып була. (843)50-50-700 яки +7(939) 50-50-700 телефоннарына шалтыратып ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллиннан консультация яки киңәш сорарга мөмкин. Ышаныч телефоны дүшәмбедән җомгага кадәр сәгать 10.00-17.00 кадәр эшли. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев