Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Җәмәгать урыннарында – битлек һәм перчаткаларда гына

    ТР Министрлар Кабинеты карары белән, агымдагы елның 12 маеннан гражданнарга шәхси саклану чараларыннан башка кибетләрдә, транспортта, җәмәгать урыннарында булу тыела.

    (Тәтеш, 21 май, "Тәтеш таңнары"). Тәтешлеләрдә сораулар барлыкка килде, һәм без аларга ­компетентлы затлардан җавап алдык.

    Битлек һәм перчатка­лар коронавирустан ­сак­­лый­лармы?
    Тәтеш РҮХнең баш табибы Ринат Салаватуллин: “Битлек һәм перчаткалар физик каршылык булып тора, чөнки вирус һава-тамчы һәм элемтә юллары белән тапшырыла, шулай ук бу саклану чараларында  битне куллар белән тоту психологик яктан кыенрак. Мин әлеге сак­лану чараларын кулланырга  киңәш итәм”.
    Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлек начальнигы урынбасары Олег Мазюкин: “Бер тапкыр кулланыла торган медицина битлеге сулыш юлларын инфекцияләрдән сак­лау өчен билгеләнгән. Мондый инфекцияләрнең иң киң таралган билгеләре – йөткерү һәм төчкерү. Йөткергән  вакытта мик­роблар  2 метрдан алып аннан да күбрәк арага таралырга мөмкин. Бигрәк тә ябык биналарда куркыныч, чөнки аларда шактый кыска вакытта (бер сәгать эчендә) бөтен һава зарарланырга мөмкин. Битлекне 2 сәгатькә бер тапкыр алыштырырга кирәк”.

    Шәхси саклану ­чарала­рын куллану буенча ка­гый­дә­ләрне үтәүне ничек кон­трольдә тоталар?
    Район хал­кы тарафыннан җәмәгать урыннарында битлек-перчатка режимының үтәлешен Россия Эчке эшләр министр­лыгының Тәтеш райо­ны бү­леге хезмәткәрләре көн саен контрольдә тоталар, сәүдә һәм халыкка хезмәт күрсәтү объектларын тикшерәләр.
    Тәтеш районы буенча ­Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге начальнигы Алексей Витин: “Коронавирус белән бәйле рәвештә билгеләнгән кагыйдәләрне үтәмәү РФ КоАП 20.61 маддәсе буенча җаваплылык каралган. Шулай итеп, полиция хезмәткәрләре тарафыннан 48 хокук бозу очрагы ачыкланды,  сәүдә объектларының 2 вазифаи заты административ җаваплылыкка тартылды”.

    Кибетләргә битлек һәм перчаткаларсыз керергә ­ярыймы?
    Безнең журналистлар булган сәүдә нокталарының күпчелек хезмәткәрләре бу яңалыкка җитди карадылар һәм узган атнада ук сатып алучыларны шәхси сак­лану чараларыннан башка кибеткә кертмәделәр. Аларның хуҗалары табыш югалтудан да курыкмадылар. “Күп кенә тәтешлеләр безнең битлек һәм перчаткалар киегез дигән үтенечебезгә яхшы карыйлар, кайберләре, әлбәттә, бәхәсләшә. Моның кирәклеген аңлатырга тырышабыз”, – дип уртак­лашты бер кибет сатучысы.

    Даруханәләрдә битлек һәм перчаткалар бармы?
    Унике майда узган журналистлар рейды шәһәр даруханәләренең барсында да антисептикларның булуын күрсәтте. Ә менә битлек һәм перчаткалар бөтен җирдә дә юк.
    1нче даруханәдә күп тапкыр кулланыла торган битлекнең берсе 50 сум һәм перчатка 19 сум 50 тиен тора. “Башта битлекләргә сорау зур иде, хәзер перчаткалар да алалар. Авыллардан сатып алучылар күп”, – дип хәбәр итте даруханә хезмәткәре һәм бер тапкыр кулланыла торган битлекләр дә тиздән сатуга чыгачак, дип ышандырды.
    2нче даруханәдә соңгы битлекне без килер алдыннан сатып алганнар. “Ике көн эчендә 300 данә саттык, 41 сум иде. Якшәмбе көнне кайтачак, – дип уртаклашты даруханә хезмәткәре. –  Перчаткалар бар, бәясе – 56 сум”. 3нче даруханәдә сатуда перчатка юк. Аларны сатып алырга теләүчеләр бик күп – аларның булу-булмавы турындагы сорау белән биш минут эчендә өч кеше мөрәҗәгать итте. Битлекләр белән әлеге даруханәдә проб­лемалар юк – алар 35 сум тора. 4нче даруханәдә сатуда антисептиклар гына бар. “Битлекләр 8 сум 80 тиен, перчаткалар 9 сум 10 тиен иде”, – дип хәбәр итте  даруханә хезмәткәре. Тик, күрәсең, аларны бик тиз сатып алып бетерәләр, чөнки сатып алучылар мондый кызыктыргыч бәягә сөенеп туя ­алмыйдыр.
    5нче даруханәдә безгә бер тап­кыр кулланыла торган битлекләргә алмашка  бер тапкыр кулланыла торган битлек-салфеткалар тәкъдим иттеләр, аларның төргәгендә әзерләү схемасы язылган һәм аны һәркем үзе ясый ала. Ә перчаткалар белән эшләр тагын да яхшырак тора: 24 сум, 59 сум һәм 70 сумга да бар, бәясе сыйфатына бәйле. Даруханә хезмәткәрләре сүзләренә караганда, арзаннарын тизрәк алып бетерәләр.
    фото: pixabay.com

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: