Мәгълүматның ачыктан-ачык булуы – өстенлектә
Район башкарма комитеты мәгариф бүлеге тарафыннан көнкүрештәге ришвәтчелеккә каршы хәрәкәт буенча эшләр алып барыла.
(Тәтеш, 5 июль, "Тәтеш таңнары"). Оештыру һәм хокукый чаралар системасы эшләнелгән, алар арасында гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүне камилләштерү, мәгариф системасы турындагы мәгълүматларның ачыктан-ачык булуын һәм күреп була алуын тәэмин итү бар.
әгариф бүлеге белгечләре тарафыннан гражданнар мөрәҗәгатьләре белән һәрдаим эшләр алып барыла, алар социаль торышны күз уңында тота. Мәгариф бүлегендә һәм белем бирү оешмаларында хезмәт куючыларның вазифаи вәкаләтләреннән явызларча файдалану фактлары буенча мөрәҗәгатьләр булмаган.
Мәктәп укучыларының йомгаклау аттестациясе ришвәтчелек куркынычы өлкәсенә керә. “2020 елда коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле БДИ тапшыру вакыты июльгә күчерелде. 11нче сыйныф чыгарылышлары барлыгы – 94. Төп дәүләт имтиханы булмады. Районда бердәм дәүләт имтиханын үткәрүне оештыру өчен имтиханнар уздыру пунктлары администраторларына, фәннәр буенча комиссия әгъзаларына уку уздырылды. Имтиханнар үткәрү барышы контроль күзәтүчеләр тарафыннан тормышка ашырыла. Һәр чыгарылыш куелган баллар белән килешмәү хакында апелляция бирү хокукын файдалана ала”, – диде район башкарма комитеты мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Кирилина.
Имтиханнарны онлайн тәртиптә тапшыру БДИны профилактикалау һәм аны уздыру тәртибен бозуларга каршы хәрәкәт буенча чаралар исәбенә керә. Районда имтихан тапшырган вакытта хокук бозулар соңгы еллар эчендә ачыкланмаган. “Электрон балалар бакчасы” системасы мәктәпкә белем бирү учреждениеләренә урын тәкъдим итүнең ачыклыгына йогынты ясаячак. Ата-аналар чиратка басу турындагы гаризаны ТР һәм РФ дәүләт хезмәтләре порталы аша бирергә мөмкиннәр. Сабыйларны балалар бакчаларына урнаштыру автомат рәвештә тормышка ашырыла. Мәктәпкәчә белем учреждениеләрендә урын бирүдә нигезсез кире кагулар факты теркәлмәгән. Ришвәтчелеккә каршы эшчәнлек кысаларында хокукый һәм гражданлык зиһенен булдыруга, үсеп килүче буынга ришвәткә каршы үз-үзен тоту күнекмәләрен алуга аерым игътибар бүлеп бирелә. Әлеге эш фән программалары һәм прокуратура, суд-башкарма органнары хезмәткәрләрен җәлеп итү белән дәрестән тыш эшчәнлектә уздырыла. Укучыларның яшь үзенчәлеген исәпкә алып, уку барышында белем бирүнең һәр баскычында ришвәтчелеккә каршы белемнең төрле рәвешләрен кертеп файдаланыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев