Милек салымнарын түләү вакыты тәмамланырга берничә көн калды
Физик затларның 2019 ел өчен түләнелә торган салым белдерүләренең вакыты 1 декабрьдән чыга.
(Тәтеш, 28 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Салым хезмәте искә төшерә, әгәр салым түләүче салымнарын белдерү кәгазендә күрсәтелгән вакытка түләмәсә, ул чакта инде 2020 елның 2 декабреннән пеня исәпләү хисабына салым бурычы арта башлаячак. Бу очракта салым органы вакыты чыккан салымны түләү турында таләп итү кәгазе җибәрәчәк.
Әгәр әҗәте булган кеше аны үтәмәсә, бу очракта салым органы судка мөрәҗәгать итәчәк. Аннары бурычны суд приставлары алачак, аларның чикләү чаралары куллануы ихтимал, мәсәлән, әҗәтленең банк счетын блокадаларга яки аның милкенә арест салырга мөмкиннәр.
“Салым өчен мәҗбүри алу чараларын булдырмас өчен, милек хуҗаларының салымнарын вакытында түләүләрен сорыйбыз”, – дип белдерәләр белгечләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев