Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Милли электрон китапханәнең цифрлы басмалары фонды тулыландырылачак

Татарстан районнарында һәм шәһәрләрендә модель китапханә булдырылачак, мәдәни үсеш үзәкләре төзелеше тәмамланачак.

(Тәтеш, 21 сентябрь, “Тәтеш таңнары”). Татарстанда “Мәдәният” илкүләм проекты кысаларында 2021 ел азагына кадәр берничә объект төзеләчәк һәм ремонтланачак. Мисалга, Кукмара һәм Минзәлә районнарында өч мәдәният йорты сафка басачак. Әлмәттә һәм Чаллыда яңа виртуаль концерт заллары булачак.

“Мәдәни мохит” төбәк проекты буенча авылларда мәдәният йортлары төзелә. Әлеге проект нигезендә Казандагы ике музыка мәктәбенә ел ахырына кадәр капиталь ремонт ясалачак. Бөгелмә районында модель китапханә булдырылачак. Яшел Үзәндә һәм Алабугада киләсе ел азагына мәдәни үсеш үзәкләрен төзү тәмамланачак.
“Цифрлы культура” төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2021 ел ахырына Милли электрон китапханәнең цифрла басмалары фонды якынча 750 басмага тулыландырылачак.
Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты тәкъдиме белән 2019 елдан алып гамәлгә ашырыла.    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев