Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Милли ризык – әлбә турында искә төшерәбез

“Әлбәне элек дәү әниләр оныкларын “авызландыру” өчен махсус әзерләгәннәр, – ди районның “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җи­тәкчесе Римма Сафиуллова. – Бу татар халкының милли ашларыннан санала. Ул бик гади һәм тиз әзерләнә:

1 литр савытка ­тулыр-тулмас атланмай алабыз. 1 литрлы банка белән үлчәп табага бодай оны салабыз. Аны алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз. Онны берөзлексез болгатып торырга кирәк. Кызган онны иләккә салып илибез. 1 литрлы банка белән үлчәп шикәр комын тирән савытка салабыз да, шикәр эреп беткәнче болгатабыз. Әзер сары майны озак итеп утта кыздырабыз һәм шуңа аз-азлап он салабыз. Болгата-болгата 6-7 минут кайнатабыз. Әлеге катнашмага суда эрегән шикәр комын аз-азлап салабыз. Ярма хәленә килгәнче болгатабыз. Аннары суытабыз. Менә шулай әлбә әзер була”.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X