Тэтэш таннары
  • Рус Тат
  • Мин карап-тәрбияләгән өчен компенсация түләүләре алучы булып торам

    – Мин карап-тәрбияләгән өчен компенсация түләүләре алучы булып торам. Эшкә яраклы булмаган гражданинны, инвалид бала һәм балачактан I төркем инвалидны карап-тәрбияләгән өчен түләүләр нинди очракларда туктатыла? – дип кызыксына Тәтештә яшәүче.

    (Тәтеш, 7 июль, «Тәтеш таңнары»). Сорауга ТР Тәтеш районы РПФ Идарәсе начальнигы Ирина БОЛЬШАКОВА  җавап бирә:

    – Түбәндә исәпләп кителәчәк шартлар түләүләрне туктату өчен төп нигез булып тора: 
      тәрбияләнгән гражданинның үлеме, шулай ук аны закон тәртибендә вафат булган яки хәбәрсез югалган дип тану; 
    тәрбияләүне туктату;
    тәрбия күрсәтүне тормышка ашырган гражданинга пенсия билгеләнү, бу аның төренә һәм күләменә бәйле түгел; 
    тәрбия күрсәтүче гражданинга, яки эшкә ярак­лы булмаган гражданинга эшсезлек буенча пособие билгеләнү; 
    эшкә сәләтсез гражданин яки зат тарафыннан тормышка ашырылучы хезмәтләргә түләүне башкару; 
    билгеләнгән вакыт беткәннән соң, тәрбия күрсәтелүче гражданинга  I  төркем инвалидлык яисә “инвалид бала” төренә кертүне билгеләү; 
    инвалид балага 18 яшь тулгач, әгәр аңа әлеге яшь җиткәндә I төркем инвалидлык билгеләнмәгән булса;
     гражданинны стационар төрдә социаль  хезмәтләр күрсәтелүче, социаль тәэминат оешмасында тәрбия­ләүне тормышка ашыручы интернат-йортка урнаштыру;  
    тәрбия күрсәтелүче гражданинга пенсия түләү туктатылса. 

    Әгәр түләүләрне туктатуга җәлеп ителүче шартлар килеп туса, тәрбия күрсәтүне тормышка ашыручы гражданин биш көн дәвамында бу хакта РПФ территориаль органына хәбәр итәргә бурычлы.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: