Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Миңнеханов Кырымда агуланган балаларның хәле турында хәбәр итеп барырга кушты

Татарстаннан килгән кырыктан артык бала, кичә “Лучистый” лагерендә агуланып, Евпатория хастаханәсенә эләккән.

(Казан, 17 июль, “Татар-информ”). Евпатория янындагы “Лучистый” лагерендә Казаннан килеп ял итүче балалар агуланган. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге хәлне шәхси контроленә алды. Республика җитәкчесе балаларга медицина ярдәме күрсәтүдә ярдәм итәргә боерды. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Казан Кремленең Рәсми вәкиле Лилия Галимова әйтте.

Кырымның “Лучистый” лагерендә кырыкка якын бала ризык белән агуланган. Алар хәзерге вакытта Евпатория шәһәр клиник хастаханәсендә дәвалана. Табиблар балаларның хәлен уртача һәм җиңел авырлыкта дип бәяли.

“Татарстан Президенты балаларның сәламәтлеге турында оператив рәвештә үзенә хәбәр итеп барырга кушты. Татарстан буенча Роспотребнадзор Идарәсе рәисе Кырымдагы хезмәттәшләре белән элемтәгә чыкты. Кирәк булган очракта безнең белгечләр тиешле ярдәм күрсәтергә әзер”, - диде Лилия Галимова.

Аның сүзләренчә, Кырым администрациясе вәкилләре дә медицина ярдәме күрсәтү буенча эш барышы турында Татарстан вәкилләренә оператив төстә хәбәр итеп бара.

 

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/17/189923/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев