Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • “Минем әти иң...”

    Быел безнең илдә беренче тапкыр Әтиләр көнен билгеләп үттеләр. Бу вакыйга уңаеннан Тәтеш районының барлык белем бирү учреждениеләрендә тематик ­чаралар булып узды.

    Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә “Әти белән бергә” акциясе оештырылды: балалары белән әтиләренең фотосурәтләре мәгариф учреждениеләрендәге стендларда һәм социаль челтәрләрдә урнаштырылды.
     Тәтешнең 2нче урта мәктәбендә укучылар һәм аларның әтиләре катнашында “Күңелле стартлар” үткәрелде. Кызлар, малайлар һәм әтиләрдән торган катнаш командалар көчлелектә һәм җитезлектә көч сынаштылар.
     Тәтеш районының барлык белем бирү оешмаларында мастер-класслар һәм әтиләргә бүләкләр, открыткалар ясау буенча иҗади дәресләр ­оештырылды.
     Олы Шәмәк урта мәктәбендә Әтиләр көненә багышланган рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды, ә Богдашкино урта мәктәбендә бәйрәм алдыннан бер укучының әтисе белән иртәнге күнегүләр уздырылды. 
     Әтиләр көне алдыннан Олы Тархан мәк­тәбендә “Минем әти нинди” дип исемләнгән әңгәмә булып үтте, аның барышында балалар үзләренең әтиләре, аларның эшләре, казанышлары, әтиләренең ничек итеп балалары белән шөгыльләнергә яратулары турында сөйләделәр.
     Өстәмә белем бирү үзәгенең “Татарстан варислары” балалар берләшмәсе активистлары “Минем әти иң...” акциясе үткәрде. Балалар урамга чыктылар һәм үтеп баручыларга “Минем әти иң...” җөмләсен кәгазь битенә язып дәвам итеп бетерергә тәкъдим иттеләр.
     Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары тарафыннан Әтиләр көненә багышланган видеокотлаулар социаль челтәрләрдә басылып чыкты.
     Тәтештәге 1нче урта мәктәптәге юл хә­рәкәтенең яшь инспекторлары әтиләрен – машина йөртүчеләрне котладылар.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: