Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Министр фәрманы белән билгеләп үтелде

    2013 ел өчен ТР агросәнәгать комплексында хезмәтне сак­лау буенча смотр-конкурска йомгак ясалды. Имин хезмәт шартларын тәэмин итү буенча профилактик чаралар нәтиҗәләре бәяләнде.

    "Эшләүче 100 кешесе булган авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында хезмәтне һәм янгын куркынычсызлыгын саклау шартларының иң яхшы торышы өчен" номинациясендә "Новый путь" агрофирмасы" ҖЧҖга (җитәкчесе Шәүкәт Хөсәенов, хезмәтне саклау буенча белгеч Борис Кузнецов) һәм "Маяк" агрофирмасы" ҖЧҖга (Алексей Ахтонов, Илгиз Шәйдуллов) икенче урын бирелде. Коллективлар Дипломнар һәм хезмәтне саклау буенча норматив-техник әдәбият, производствода эшләү өчен 15әр мең сумлык махсус эш киемнәре белән бүләкләнделәр.
    "Колос" агрофирмасы" ҖЧҖ (Рәмис Сафиуллов, Владимир Малкин) бу номинациядә өченче урынны алды, коллектив Диплом һәм хезмәтне саклау буенча норматив-техник әдәбият, производствода эшләү өчен 10 мең сумлык махсус эш киемнәре белән бүләкләнде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: