Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәкаль түгел, акыл җыям

Телемнең байлыгы халкымның мәдәниятен, тарихын, әдәбиятның үзенчәлекләрен ача.

Туган телне кадерләгән халык - кадерле булыр, дие­лә мәкальдә.
Мин Татарстанда яшим. Без төрле милләт вәкилләре белән дусларча аралашабыз, бергә мәктәптә укыйбыз, уйныйбыз, төрле файдалы чараларда катнашабыз. Һәркайсыбыз рус телендә аралаша, барыбыз да диярлек татарча сөйләшә ала һәм аны яхшы аңлый.
Һәр ел саен илебездә 21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Бу халыкларның гореф-гадәтләрен, йолала­рын, авыз иҗатын һәм туган телне саклау өчен зур этәргеч булып тора. Әлеге уңайдан мин берничә укучы һәм мәктәп хезмәткәре белән әңгәмә кордым. Аларны сезгә дә җиткерәсем килә.
- Туган телне ни өчен белергә кирәк?
- Тел һәм гореф-гадәтләр безне буыннар чылбыры белән бәйли. Аларны сак­ламасак, яшьләр үз тарих­ларын белмәячәк һәм милләт буларак югалачак (Гүзәл, 17 яшь).
- Нинди телләрдә аралашасың?
- Үземнең чуаш телендә иркен сөйләшәм. Өстәвенә рус, татар телләрен дә әйбәт беләм, инглизчә өйрәнәм. Телләр белү - зур шатлык (Валентина, 14 яшь).
- Әдәби әсәрләр уку ни өчен кирәк?
- Геройларның уй-фикерләре, эш-гамәлләре аша тормыштагы гыйбрәтле хәлләр турында беләбез. Аларның чишелешен аңлыйбыз. Матур әдәбият кешене әдәп-әхлакка, намуслы булырга өйрәтә, яхшы сыйфатлар тәрбия­ли. Аның эчке дөнь­ясын, сөйләм телен баета (Зөмәрә, 43 яшь).
- Үзең һәм якын кеше­ләрең гомер иткән төбәктә яшәүче халыкларның телен, йоласын өйрәнү ки­рәкме?
- Әлбәттә. Беренчедән, бу бер-беребезгә хөрмәт уята. Икенчедән, башкалар әңгәмә корганда алар белән рәхәтләнеп аралашыр өчен кирәк. Минемчә, күп телләр белү тормышыбызны тагын да күбрәк матурлый, рухи көч өсти. Шәхсән мин рус, немец, татар телләрендә җиңел аралашам (Евгений, 31 яшь).
Әйе, нинди генә милләт кешесе булсак та, туган тел һәркайсыбыз өчен якын, һәм ул бертөрле мәгънәдә яңгырый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X