Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәкерле чир

– Туберкулездан ничек сакланырга?” – дип сорый ­студент Валентина К.

Сорауга Тәтеш үзәк район хастаханәсе табиб-­фтизиатры Лилия Галина җавап бирә:
– Районда 2021 ел башыннан туберкулез белән авыруның 1 очрагы ачыкланды. Узган елны – 3 очрак. 2020 елда туберкулездан 1 кеше вафат булды.
Туберкулез – ул һава-тамчы юлы белән күчә торган, ягъни авырудан йөткергәндә, төчкергәндә, сөйләшкәндә, төкергәндә сәламәт кешене зарарлаучы йогышлы чир. Авыручы тирә-юнь мохиткә миллионлаган микробактерий бүлеп чыгара, ул һавада 2 – 6 метр тирәлектә тарала, аннары тузан белән идәнгә, әйберләргә утыра һәм күп еллар дәвамында яшәүгә сәләтле булып калырга да мөмкин. Чир сиздермичә, тышкы билгеләрсез диярлек башлана. Аннары түбәндәге билгеләр: ике-өч атнадан артык йөткерү, гәүдә авырлыгы кимү, хәлсезлек, температура күтәрелү, төннәрен тирләү, тән тиресе агарынып китү, күкрәк авырту, ашыйсы килмәү, кан какыру барлыкка килә. Әйтеп үтелгән барлык билгеләргә башка чирләр  дә сәбәпче булырга мөмкин, ләкин йөткерү булганда югарыда күрсәтелгән билгеләрдән һич югы берсе генә булса да тәңгәл килсә, ашыгыч рәвештә табибка мөрәҗәгать итәргә һәм махсус тикшеренү узарга кирәк.
БЦЖ вакцинасы бу чирдән яхшы саклаучы булып тора, аны бала тудыру йортында сабый тугач беренче 3-7 көндә, сәламәтлек буенча каршылыклар булмаганда ясыйлар. Мантуга тискәре тәэсирләр булганда һәм тискәре йогынтысы булмаганда прививканы 7, 14 яшьтә икенче тапкыр ясыйлар.
Яман гадәтләр: тәмәке тарту, алкоголь һәм наркотик­лар куллану иммунитетны түбәнәйтә. ВИЧ, СПИД белән яшәүче кешеләр өчен туберкулез үлемгә китерү ихтималы булу белән куркыныч. 


Туберкулез ятьмәсенә эләкмәс өчен, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, яман гадәтләрдән арынырга, физкультура белән шөгыльләнергә, дөрес тукланырга, ял итүгә вакыт бүлеп бирергә, стрессларга юл куймаска һәм вакытында туберкулезга тикшерелергә кирәк. Туберкулезга ел саен вакытында тикшеренергә, елга кимендә бер тапкыр флюорог­рафия үтәргә. Тәтеш хастаханәсендә вакытында диспансеризация узарга. Чирнең беренче билгеләре барлыкка килгәндә үз белдеклегең белән дәваланырга ярамый, ә медицина ярдәме алу өчен мөмкин кадәр тиз арада табибка мөрәҗәгать итү зарур.
Исегездә тотыгыз! Флюорографияне профилактик тикшеренү туберкулезны иртә ачыклауның мөһим ­ысулы булып тора.     
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев