Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәхәббәт турында сөйләштеләр

Үзәк китапханәдәге сөйләшү гомер ит­­кәндә кичергән авырлыкларны­ җиңеп чыгарга мөмкин булган бә­хетле гаилә еллары хакында барды.

(Тәтеш, 13 июль, «Тәтеш таңнары», Алинә НУРИЕВА). Уку залында районның инвалидлар җәмгыятендә катнашучылар өчен искиткеч бәйрәм – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган “Мәхәббәт – барлык башлангычларның башлангычы” дигән гаилә этикасы сәгате үткәрелде. 

Чараны алып барган Ольга Егорова ир белән хатын тугрылыгы, ихлас ярату һәм гаилә бәхете үрнәге булган Петр һәм Февроний Муромскийларның гаҗәеп мәхәббәтләре турында сөйләде.

“Бәйрәм хакындагы күренешләрне видеороликлар тулыландырды. Алардан без дөньяның төрле почмакларында нинди гаилә йолалары булуын һәм безнең илдә ромашканың нигә мәхәббәт символы булып торуын белдек”, –  дип уртаклашты районның инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Нина Халикова.

Чарада катнашучылар үзләренең­ тормыш тарихлары, яшьлек ел­лары һәм үткәндә калган мә­шәкатьле, әмма шул ук вакытта күңелле гаилә корган чаклары турын­да искә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X