Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Мәктәп укучылары бәйрәм белән котлаганнар

    Монастырскийда яшәүче Людмила Редькинадан “Авангард” газетасы редакциясенә хат килде.

    – Өлкәннәр көне – игелек һәм зирәклек көне белән котлауларына мин бик тә гаҗәпләндем һәм бик рәхмәтлемен.
    Авылыбыз мәктәп-бакчасыннан Алия Идиятуллина белән Юлия Тимарина җитәкчелегендәге балалар минем өйгә килделәр. Мин урамка чыктым һәм матур итеп киенгән, кулларына чәчәк гөлләмәсе тоткан мәктәп укучылары басып торуын күрдем. Алар, күңелле елмаеп, мине бәйрәм белән котладылар. Юлия Александровна ­район ­башлыгы Рәмис Хатыйпович Сафиулловтан открыткага язылган тәбрикләмәне укыды, мәгариф бүлеге исеменнән азык-төлек пакеты тапшырды.
    Мин күптәннән лаеклы ялда, тик балаларның – мәктәп укучыларының котларга килгәне юк иде әле. Моңардан йөрәк шатлык белән тулды, – дип яза Людмила Александровна.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: