Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәктәп укучылары өчен батырлык дәресе

Тәтеш автомәктәбе хезмәткәрләре Кама Тамагы районнарындагы уку йортларында Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган батырлык дәресе уздырды.

(Тәтеш, 15 сентябрь, "Тәтеш таңнары").  Акция Рудник мәктәбе һәм Кама Тамагының Затонда урнашкан кадет интернат-мәктәбендә үтте. “Хезмәтебезнең төп юнәлеше бары тик шоферлар әзерләү генә түгел, без хәрби хезмәткә чакырулы гражданнарны транспорт йөртергә укытабыз, яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләү белән шөгыльләнәбез, алар үз иленең тарихын белергә һәм аның батырлары белән горурланырга тиеш”, – дип билгеләп үтте Тәтеш автомәктәбе начальнигы Александр Колсанов.

Мәктәп укучылары хәрби очучы, фашист концлагерендә рәхимсезлек һәм иза чигүләр кичергән Михаил Девятаевның катлаулы язмышы турындагы фильмны тын да ­алмый карады.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев