Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәктәп укучылары “Кечкенә ил”дә булды.

Тәтештәге 1нче урта мәктәп каршында эшләп килгән “Кечкенә ил” җәйге сәламәтләндерү лагере кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен җәйге каникулның беренче көненнән үз ишек­ләрен кунакчыл итеп ачты.

 (Тәтеш, 26 июнь, "Тәтеш таңнары", Елена Белова). Тәтештәге 1нче урта мәктәп каршында эшләп килгән “Кечкенә ил” җәйге сәламәтләндерү лагере кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен җәйге каникулның беренче көненнән үз ишек­ләрен кунакчыл итеп ачты. “Фест театры” дигән лагерь сменасы Театр елына багышланган һәм үзенчәлекле идеяләр, иҗади ачышлар белән тулыланган иде. Лагерь сменасының программасы тематик көннәр буенча язылган. Балалар “Артист көне”ндә үзләрен яшь театр актерлары сыйфатында сынап карадылар. Шәһәр паркында “Иске әкиятне заманча итеп” дигән театральләштерелгән күренеш оештырылды, анда барлык 5 отряд үзләренең сәхнәләштерелгән спектакльләрен күрсәтте, кечкенә артистлар киемнәрне һәм реквизитны алдан ук үзләре әзерләде. “Лагерьдә  медицина, полиция, янгын сүндерү часте хезмәткәрләре катнашында ачык һавада көн саен уеннар, спорт ярышлары, бәйгеләр, викториналар, сәламәтлекне ныгыту, су объектларында, урамда һәм юлларда, җәмәгать урыннарында иминлек кагыйдәләрен, янгын куркынычсызлыгы  кагыйдәләрен искә төшерү турында профилактик әңгәмәләр ­уздырыла”, – диләр педагоглар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X