Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәктәп укучылары ничек туклана?

Тәтеш районы мәктәпләрендә 1996 бала бушлай туклану белән тәэмин ителгән, шуның 135е – ташламадан файдаланучылар.

(Тәтеш, 16 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). Агымдагы елның гыйнварында Россия Президенты Владимир Путин үзенең  Федераль Җыен Юлламасында уку елы башыннан илнең барлык кече яшьтәге мәктәп укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итүне йөкләде.

Район башкарма комитеты мәгариф бүлеге белгечләре әйтүенчә, юлламаны үтәп, яңа уку елы башыннан Тәтеш районы мәктәпләрендәге барлык башлангыч сыйныф укучыларын кайнар ризык белән бушлай тук­ландыру тәэмин ителгән, аның уртача бәясе РФ һәм ТР бюджетлары хисабына 51,85 сум тәшкил итә. Өстәвенә әле, 4 һәм аннан күбрәк бала тәрбияләнүче гаиләләрдә укучылар, һәм “инвалид бала” категориясендәге укучыларга район бюджетыннан 25 сум бүлеп бирелә. Ә башка категориядәге укучылар өчен уртача туклану бәясе ТР субсидиясеннән 7,7 сум һәм ата-аналарның түләвеннән тора. “Уку елы башыннан без мәктәп укучыларын көнгә ике тапкыр тукландырып карадык, әмма ашханәнең мәйданы зур булмау һәм аш пешерүчеләргә шактый авырга туры килү сәбәпле, без төрле вакытларда бер тапкыр тукландыруга күчтек. Озайтылган көн төркемендәге балалар гына, ата-аналар түләве белән, өстәмә  тапкыр тук­лана. Бушлай тукланучыларның үз акчаларына тагын нәрсәдер, мисалга, камыр ризыгын һәрвакытта сатып алу мөмкинлеге бар. 

Узган ел белән чагыштырганда, башлангыч звено өчен тәкъдим ителә торган ризыклар шактый үзгәрде, тагын да төрләндерелде”, – дип сөйли Тәтештәге 2нче урта мәктәп директоры ­Фиргать Гаффаров. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X