Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Мәктәпкә җыену күпмегә төшә?

    Беренче кыңгырау яңгырады, мәктәп укучылары һәм студентларның "хезмәт" мәшәкатьләре башланды.

    Яңа уку елына әзерләнү күпчелек ата-аналарның бюджетына сизелерлек тәэ­сир иткән. Без сораштыру юлы белән аларның мәктәпкә бару өчен күпме акча тотуларын ачыкларга тырыштык.
    Юлия П., II һәм V сыйныф укучыларының әнисе: "Олы улыбыз кадет интернат-мәктәбенә бара, аңа 13 мең сумга якын сарыф иттек. Бу әле кышкы формадан тыш, анысы якынча 8500 сум. II сыйныфка баручысына 800 сумлык ботинка гына алдык. Жилеты, сумкасы былтыргы, чалбары абыйсыныкы".
    Татьяна Е., IX сыйныф укучысының әнисе: "Мәктәп формасын ел да алабыз, балага акчаны кызганмыйбыз. 20 мең сум сарыф иттек".
    Татьяна С., VIII сыйныф укучысының әнисе: "Кызы­быз кадет мәктәбендә укый, барысын да - значок­тан башлап, кепка, форма, бушлат, кирза итекләргә кадәр алабыз".
    Юлия В., IV сыйныф укучысының әнисе: "Быел яңа формага заказ бирдек, элеккесе искерде, кече­рәйде. Спорт формасының чалбарын гына алдык, кос­тюмыннан башка, чөнки мәктәптә җылы. Сыйфат хисабына акчаны янга калдырам: ел ахырына чак­лы җитсен дип колготкиларның кыйммәтлесен алам. 20 мең сумга якын тоттым".
    Наталья, III һәм VIII сыйныф укучыларының әнисе: "Форманы, кызларның үсүенә карап, ике елга бер алабыз. Быел икесенә 20 мең сумга якын китте".
    Илһамия, II һәм VII сыйныф укучыларының әнисе: "Кечесенә 10 мең сум сарыф иттек, әле мәктәп формасыннан тыш, анысын узган ел алган идек. Олысы кадет интернат-мәктәбендә укый. Ботинкаларны ике ел кия, ә парад формасы өч елга җитте".
    Эльвира, I, II, V сыйныф укучыларының әнисе: "Өчесенә 30 меңгә якын китте. Бу әле узган ел икесенә алган форманы исәп­ләмәгәндә".
    Билгеле булганча, балаларны мәктәпкә җыю, аларның ничә яшьтә булуларына карамастан, арзанга төшми. Әмма, кем әйтмешли, тырышып укысыннар гына, акчаны эшләрбез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: