Монастырск авыл мәдәният йортында «Семейка» уен программасы үткәрелде
Ул Россия Федерациясендә Гаилә елына багышланган.
31 октябрь көнне Монастырск авыл мәдәният йортында Россия Федерациясендә Гаилә елы кысаларында «Семейка» уен программасы үткәрелде.
Программа уен рәвешендә барлык катнашучылар биремнәрне үти торган станцияләрдә үткәрелде. «С» станциясе (табышмаклар), «Е» станциясе («Эрудит»), «М» станциясе (мәкальне әйт), «Ь» станциясе (Гаилә кухнясы), «Я»станциясе (кроссворд). Һәрбер бирем өчен уенчылар берәр ромашка таҗы алдылар. Иң актив һәм тапкырларга бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев