Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Моны белү мөһим!

    Полициягә хокук бозулар турындагы мәгълүматлар белән төрле ысуллар кулланып мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

    (Тәтеш, 30 сентябрь, «Тәтеш таңнары», Алсу Җиһаншина фотосы). Тәтеш районы  эчке эшләр бүлеге начальнигы Алексей Витин шул хакта хәбәр итә:

    – Бүгенге көндә гражданнар эчке эшләр органнарына мөрәҗәгатьләрне язмача һәм телдән юллау кебек, шулай ук электрон төрдә дә җибәрә алалар. 

    Җинаятьләр, административ хокук бозулар, урыны һәм вакыты, аларны кылу яки килеп чыгу турындагы гаризалар һәм хәбәрләр, шулай ук мәгълүматлар эчтәлегенең тулылыгына һәм тәкъдим итү төренә бәйле булмаудан тыш, Россия эчке эшләр министрлыгының барлык территориаль органнарында мәҗбүри кабул ителергә тиеш. Өстәвенә, оператив дежурлар тарафыннан кизү частьләрендә тәүлек әйләнәсе кабул итү тормышка ашырыла. Гражданиннан (гариза бирүчедән) гаризаны шәхсән кабул итеп, җинаятьләр, административ хокук бозулар, фаҗигаләр турындагы исәп Китабына гаризалар һәм хәбәрләрне теркәү белән бер үк вакытта алар талон-белдерү кәгазе рәсмиләштерер­гә һәм бирергә бурычлы. 

    Гариза бирүчедән җинаятьләр хакындагы язмача гаризаны кабул иткәндә гариза бирүче ялган хәбәр җиткергән өчен РФ Җинаятьләр кодексының 306нчы маддәсе нигезендә җинаять җаваплылыгына тартылуы турында кисәтелә, бу хакта гариза бирүченең раслау имзасы куела. 
    Телефон аша җиткерелгән мәгъ­лүматларны тулысынча теркәү контролен тәэмин итү максатларында территориаль органнарның кизү частьләрендә аларны яздыру мәгъ­лүматларны терки торган техник-программа чаралары ярдәмендә башкарыла.
    Моннан тыш, “Россия Федерациясе дәүләт хезмәтләре порталы” белешмә-мәгълүмат сайтында gosuslugi.ru адресы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының дәүләт хезмәтләрен күрсәтү электрон төрдә тәэмин ителгән. Җинаятьләр, админис­тратив хокук бозулар, фаҗигаләр турындагы гаризалар һәм хәбәрләрнең рөхсәт язуы канун тәртибендә каралганча тормышка ашырыла.

    Ышаныч телефоннары: Тәтеш районы буенча эчке эшләр бүлеге – 02, (84373) 2-87-28; Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министр­лыгы – (843) 2912-002.  
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: